Берни дә мәңгелек түгел:
Кара көннәр дә уза.
Болытлы озын тәүлеккә
Ай-кояш нуры тула.
Берни дә мәңгелек түгел:
Үпкәләр онытыла.
Бөредән туган, ямь-яшел
Алмалар да баллана.
Берни дә мәңгелек түгел:
Һәр кеше гашыйк була.
Ялгызак яшәгән йорт та
Берзаман гөрләп тора.
Берни дә мәңгелек түгел:
Берчак уңыш елмая.
Барысы да булачак,
Бул бары сабыр гына!
Лилия Сәлахетдинова

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Кадер кичәсе якынлаша
Ураза - ач тору гына түгел
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Догалар нигә кабул булмый икән?
Туган кырларымның әремнәре
Ятимнәр йорты булмаска тиеш