Онытылган вакытта, ярамый дигән чорда да
Чувашстан мөселманнары быел да Болгар җыенының йөзләгән катнашучысын бушлай ашатты. Бу чара буыннар бәйләнеше өчен һәм ата-бабаларга рәхмәт итеп ясалды. Билгеле булганча, Болгарга мөселманнар йөрүен Чувашстан мөселманнары әйдәп килде. Онытылган вакытта да, ярамый дигән чорда да алар аны ясады. Ә бүген шул вакытларның каһарманларының балалары, оныклары изге эшне дәвам итә.
Быел да җыелышып килгәннәр
“Ел саен бу көнне без бөек вакыйганы — Идел Буе Болгарының 922 елда ислам динен кабул итүен искә төшерәбез”, - дип сөйли республика мөфтие Ильяс хәзрәт Сафиянов. Ул да данлыклы туксанынчы елларда динне кире кайтарган бабайларның оныгы, яшь кеше. Һәм элеккеге имамнар, мәчет картлары гадәте буенча Чувашстан татарлары Болгарны бик ярата. Быел да җыелышып килгәннәр.
Бу урын — нокта гына түгел!
“Гасырлар буена Чувашия мөселманнары, ата-баба васыятьләренә ияреп, Изге Болгар шәһәренә барып, безгә дин яктылыгын җиткерүчеләрне искә алалар. Бу урын — картадагы нокта гына түгел, ә безнең рухият бишеге, Иделдәге мөселман цивилизациясе символы. Революциягә кадәрге елларда да, совет чорында да, барлык сынауларга карамастан, Болгарга сәфәр кылу традициясе яшәде һәм бүген дә дәвам итә”, - дип сөйли Ильяс хәзрәт Сафиянов.
Юмартлыкка тугрылык
Чынлап та, Чувашстан мөселманнарының, мәрхәмәт һәм кунакчыллык саклап, ел саен бу изге көнне җыелган меңләгән хаҗиларны бушлай ашатуларын күрү күңелне нечкәртә. Бу чын рухи бердәмлекнең чагылышы, юмартлык традицияләренә тугрылык.
Мансур хәзрәт дәртләнеп эшли
Сер түгел, 250 чакрым юлны узып, бәрәннәр төяп, аларны кыйблага каратып матур итеп чалып, казаннар асып кырда халык ашату җиңел эш түгел. Чувашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов бу эшне һәр елны дәртләнеп, ихластан башлап йөри. Һәм ул бар ярдәм итүчеләргә дә, килеп ризыкланучыларга да чын күңелдән рәхмәт белдерә.
Җыен бик матур узды
Быелгы Җыен бик матур узды. Болгар шәһәрендә бөтен Россия мөселманнары өчен иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе бит ул — «Болгар җыены». Бәйрәм Болгарда 1989 елдан бирле 922 елда Идел буе болгарларының дәүләт дине буларак Ислам динен кабул итү көне һәм Болгар ханы Алмышның галим Ибн-Фадлан җитәкчелегендәге Багдад хәлифе делегациясе белән очрашуы истәлегенә уза.
Кадерле бала кебек
Россия мөселманнары Дини җыелышы рәисе, Чувашия мөселманнарының элеккеге мөфтие, Шыгырдан авылы егете, соңгы елларда Мәскәүдә ил мөселманнарын берләштереп торучы Әлбир хәзрәт Крганов өчен бу чара бик кадерле, үзе саклап калган бала кебек. Ул башлап йөргән эшләр хәзер дәүләт күләмендә дәвам итә бит.
Аллаһка шөкер итик
Россия мөфтие Әлбир хәзрәт Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1103 еллыгына багышланган «Изге Болгар җыены-2025»тә хәтеребезне яңартып тору әһәмиятен билгеләп узды. «Болгар җирендә бәйрәмгә дип җыелыштык. Бөтен татар дөньясында аерым бер изге бәйрәм. Бу безнең төп йортыбыз. Бүген шушы мөбарәк җиргә сау-сәламәт килә алуыбыз өчен Аллаһка шөкер итик», – диде ул чыгышында.
Дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм
|
|
«Үзенең телен оныткан кеше мәдәниятен, тарихны оныта, тарихны онытканның киләчәге була алмый. Хәтеребезне яңартып тору, дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәмнәр үткәрү, тарихыбызны өйрәнү – бик кадерле, олы нәтиҗә. Бу олы эшләрне башкарган бөтен мөселман кардәшләргә, мөселман булмаганнарга, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Хөкүмәткә олы рәхмәтләребезне җиткеребез, Аллаһ әҗерен бирсен», – дигән теләктә калды мөфти Әлбир хәзрәт Крганов.
БРИКС һәм "Россия – Ислам дөньясы"
Ул Казан, Татарстанның нинди зур дәрәҗәгә ирешүенә сөенүен әйтте. «БРИКСта дөньяның яртысыннан артык өлешенең җитәкчеләре килде. «Россия – Ислам дөньясы: стратегик караш» группасы конференцияләрендә катнаштык. Соңгы елларда бу группаның җанланып китүен күрәбез», – диде. Әлбир Крганов сүзләренчә, группа җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның, шушы төркем әгъзаларының чит илләргә барып, зур эшләр башкарып йөрүе гомум ил дәрәҗәсен күтәрә. «Без, татарлар, шушы эшне башкара алуыбыз күңелгә май булып ята. Аллаһ дәвамнарын бирсен иде», – диде.
Мөфтиләрне бергә җыйган тантана
Җыенның тантаналы өлешендә, шулай ук, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россиянең мөфтиләр шурасы рәисе, Баш мөфти, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Нәфигулла Аширов чыгыш ясады. Ахырдан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүз алды. Чыгышыннан соң ул барлык кешене өйлә намазына чакырды. Җыенда катнашучылар Җәмигъ мәчете каршындагы мәйданга өйлә намазына тупланды.
Гөнахлары өчен гафу сорадылар
Болгардагы чаралар гадәттәгечә җәмәгать белән тәүбә кылудан башланып китте. Аны күп еллар элек башлап җибәрүче һәм оештыручы, Россия мөселманнарының Үзәк Диния Нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин алып барды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы вәкилләре һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Түрәләр, мөфтиләр, муллалар, абыстайлар, гади кешеләр кылган гөнахлары өчен гафу сорады, тәүбә итте...
Кызыклы булырга мөмкин темалар һәм тэглар: БРИКС Владимир Путин Иран Фәләстин ислам дине Коръән сөннәт иман Дагыстан намаз мөселманнар сөннәт пәйгамбәр мөселман кызы Чечня хиҗаб мәчете хакыйкать Мөхәммәд ихсан Рамазан Рамзан Кадыйров Рөстәм Миңнеханов Минниханов Рустам пост сөйләшү фидья фидия фитр зәкят закот фитер Ураза гаит гает бәйрәм Корбан Ингушетия кавказ хәдисләр аят мөселман Махачкала азан иман сүрә Мәдинә Мирзоев Рахмонов Эрдоган Төркия Дүшанбе дүшәмбе Таҗикстан Бишкек күлмәкләр видео дин рәсемнәр мәхәр никах һәм КЧР секс кием кибет хакыйкать тормыш Чечня намаз мөселманнар Ингушетия риба банк акчалар финанс байлык бай кияү кәләш туй искәртү Мәскәү дәһшәтле мөселман мәчете хиҗаб хәдисләр хәдис Россия акча байлык алтын калфак Рамадан өммәт Мөхәммәд хаҗ авар чечен Адыгея Сочи Краснодар хәләл ашамлык рецептлар маркет Уфа акча эшләү Өфө кафе эш акча бизнес тортлар Астана кунакханә Самара ял Экспо эш туризм Әстерхан яңалыклар халал хәләл татар татарлар татарстан Казан кызы радио ТВ Болгар Күңел малай вайн туган теле мин Мәскәү татарлары эстрада Татария Башкирия Пенза Самара Әләзән Елюзань белозерье Ләмберә лямбря аңларлар Хәбип нурмагомедов мөрид суфи суфый тарикат тәрикат Чиләбе новосибирск екатеринбург омск Питер ростов кием Воронеж красноярск волгоград любовь мода Пермь Саратов Владивосток ир-атлар израил исраил ливан газа иорданның көнбатыш яры Иерусалим туризм сәяхәт диңгез Дубай Мисыр Шарджа Чаллы Түбән Кама Казахстан Нива көз Әлмәт Башкортостан аксессуарлар Лаеш балалар ХМАО Татарстан24 фото почта подписка әбүнә алматы астана хакыйкать Яр Чаллы Бөре баймак Сибай казакъ казакъ токаев намаз Нурсолтан тукай габдулла мөфти тараз Атырау актау Назарбаев караганда Актүбә токаев алматы бисмиллә каспийск костанай БДБ СССР ташкент Бохара Сәмәрканд баку мөселманнар фильмнар прикол үзбәкләр төрекмәннәр Ашхабад Калмыкия бурятия Байкал Төмән томск интернациональ петропавловск футбол фильм карагандаманикюр тырнаклар үстерү хна Матурлык матур Казахстан дизайнерлары рәссам җыр татарча Үзбәкстан авиабилетлары Нәвои Бохара сәяхәт техника Бишкек Кытай уйгурлар хива күпләп сату мода одесса китерү беларусь фирганә ош андижан Исфара ходжанд Әфганстан Һиндстан Африка америка җиддә каһирә мисыр Алжир Тунис Марокко корсак биюе спорт җырлар музыка текст шигырь котлау котлаулар нашид нәшит мөнәҗәт бәхет гаилә никах танышу танышулар димче яучы анкета фото фотография видео Дуслык өйләнү кияүгә чыгу өйләнү мәхәббәт чит ил кешесе гарәп төрек Иран иранлы яһүд Рус Фин Француз Англия Берлин Алмания Германия Курган Тверь Мурманск укытучы дәресләр мәдрәсә мәчет университет теология КФУ ПФУ КДУ табиб медицина дәвалау авыру туу үлем тормыш өй бакча яшелчә бакчасы уку биткә ботокс китабы пластика иренгә операция ясарга стоматология тешләр Пластик хирургия сөннәт сөннәтле сөннәтләү ковид салкын тию фитнесс ябыгу ашау кухня туризм гид экскурсовод экскурсияләр Зөя Рус Православие Чиркәве иконасы Кремль Бауман кунакханәсе кыстыбый милли кухня кухнясы Бөгелмә бәлеш өчпочмак татар гобәдия чәк-чәк баурсак бавырсак токмач токмачы талкыш кәләвә чәк-чәк чәк-чәге арча балтач актаныш Азу кухня ресторан бию шаярту юмор биюләре Брайл туй тамада алып баручы хәләл яучы чәй мәтрүшкә Кофе бальзам бәлзәм дару шифа шифалы Сәламәтлек Идел сәяхәт тур кунакчыл банкет Кейтеринг шоу программа концерт фольклор Сабан туй сабантуй Нәүрүз гаете Корбан дизайн дизайнер бизәү супер тамада диктор җырчы Тямаев Элвин Грей Салават Фәтхетдинов Бәдретдинова товарлар бизнес икътисад сәясәтче Мәдинә Камилә донорлар бөер органнары тәннәре бавыр йөрәге йөрәк борын йөз салават фәтхетдинов ришат төхвәтуллин фирдүс тямаев илсөяр бәдретдинова әлфия авзалова илһам шакиров мәрҗани мәчет мөнбәр тәфсир мөнбәр театр камал театры тинчурин кариев минзәлә чаллы байлар сабасы саба шәмәрдән кукмара




Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)