Әхмәтзәки хәзрәт зур гыйлемгә ия дин әһеле иде

Казанда совет чоры ахырында "Мәрҗани" мәчетенең имамы булып хезмәт иткән Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин ул.

БӘЙЛЕ
2026 Апр 15

 

 
 
 

Казанда совет чоры ахырында "Мәрҗани" мәчетенең имамы булып хезмәт иткән Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин ул.

 

1970-1990 елларда Казанның "Мәрҗани" мәчетенең имамы булган Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин.

Әхмәтзәки Сафиуллинның тормыш юлы хакында сөйләп, аның XX гасырның икенче яртысында татарларда иң белемле дин әһелләреннән булуы хакында әйт
ик. Зәки хәзрәт, чыннан да, олуг шәхес булды, ул XX гасырның икенче яртысында Русия уртасында яшәгән дин әһелләреннән иң белемлесе иде, иң зур гыйлемгә ия булган дин әһеле иде, татарлар арасында.

1967 елда Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Әхмәтзәки хәзрәтнең өенә килеп сабак ала. Әхмәтзәки хәзрәттән белем алганга күрә, ул Бохарадагы мәдрәсәдә дүрт еллык програмны ике елда бетерә, Тәлгать хәзрәттән соң башка хәзрәтләр дә Әхмәтзәки хәзрәткә килеп гыйлем алганнар, алар арасында: Әстерхан имамы Юныс хәзрәт, хәзерге вакытта Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт, шулай ук Татарстанның беренче мөфтие Габдулла хәзрәт Галиуллин, Госман хәзрәт һәм башка олуг шәхесләр.

1970 елларда Әхмәтзәки хәзрәт Мәрҗәни мәчетенең имамы булып хезмәт итә башлый. 1980 елда Әхмәтзәки хәзрәт Советлар берлегенең Европа өлеше һәм Себер диния нәзарәте баш казые итеп сайлана, шулай ук, Зәки хәзрәт голәмәләр шурасының әгъзасы булып та эшли. Зәки хәзрәтнең шәкертләре бик күп була, аның вәгазьләре дә бик үтемле иде
.

Тәлгать Таҗетдин Әхмәтзәки хәзрәтне мондый сүзләр белән искә ала: “Остазым Әхмәтзәки хәзрәт турында сөйләү һич кенә дә җиңел түгел, чөнки бу зат – бик мөхтәрәм, олуг зат. Ул – элекке галимнәребез Шиһабетдин Мәрҗани, Габденнасыйр Курсави, Каюм Насыйри, Муса Бигиевләр рәтендә саналырга лаеклы шәхес. Алар турында китаплардан, язмалардан белә торган булсак, Әхмәтзәки хәзрәтнең үзен күреп, вәгазьләрен үз авызыннан ишетеп, аның үзеннән сабак алырга насыйп булды миңа”, - дип яза Тәлгать Таҗетдин.


Әхмәтзәки Сафиуллин (1896-1995) Татарстан республикасының Нурлат районы, Колбай-Мораса авылында туган. Әтисе иртә вафат була, җиде балалы гаиләсе кала. Матди хәлләре начар булса да, әнисе улының гыйлем алуын теләп, күрше Кизләү авылы мәдрәсәсенә укырга бирә.

Укуны тәмамлаганнан соң, Әхмәтзәки үз авылына имам булып кайта, шунда гаилә кора. Дин әһелләрен кулга алулар башлангач, 1925-1927 елларда Әхмәтзәки хәзрәт гаиләсе белән Урта Азия якларына китәргә мәҗбүр була. 1930 елларда зур авырлыклар кичереп Казанга килә, килгәч эшкә урнаша алмый зур кыенлыклар киче
рә. Шактый авырлыклар узганнан соң, аны хайваннар тыюлыгына “кара эшкә” алалар.

Казанда Әхмәтзәки хәзрәтнең өенә килеп, күп кенә шәкертләр дини гыйлем ала торган була.70 нче еллардан ул "Мәрҗани" мәчетенең икенче имамы булып хезмәт итә башлый.

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе