Әлмәт шәһәрендә яшәүче, талкыш кәләвә ясау белән ничә еллар шөгыльләнүче Айгөл Батыршина рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.
Әлбә өчен: 85 грамм он, 85 грамм сары май;
Ширбәт өчен: 225 грамм шикәр, 75 грамм бал, 125 грамм су
- Иң элек әлбә әзерлибез. Аның өчен башта сай савытта май эретәбез, өлешләп кенә он салып, болгата-болгата пешерәбез. Әзер булуын өстендә тигез булып яткан майдан билгелибез. Әлбә ачык көрән төскә керә һәм аннан чикләвек исе килә.
- Икенче тирәнрәк савытта су, шикәр комы һәм бал кушып, кызгылткөрән төскә кергәнче баллы-шикәрле масса (карамель) кайнатабыз.
- Әлбәне баллы-шикәрле (карамель) кайнатма белән кушабыз да, нечкә җепләр чыкканчы тартабыз.
- Ак җеп кебек аерыла башлаган тиз сынучан җепселләрне формалаштырбыз. Шушы җепселләрне махсус формага тутырабыз да, әйләндереп салабыз. Матур кәләпүш сыман кәләвәләр килеп чыга.
Нечкәлекләр:
- Эш барышында барысын бик тиз эшләргә кирәк. Айгөл ханым әйтүенчә, талкыш кәләвә көтеп торырга яратмый, чөнки 7 минутта дигәндәй аның әлбәсе пешә, 15 минутта ширбәте дә була.
- Карамель катып китмәсен өчен, аның кырыйларын һәрьяктан кашык яки пычак белән күтәртеп, әйләндереп торырга кирәк.
- Карамель белән әлбәне тарту өчен ике кат резин перчатка кию киңәш ителә.
- Әзер талкыш-кәләвәне эреп төшмәсен өчен салкын урынга кую кирәк.
Ләйсән Сафина

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Гошер җыю дәвам итә. "Ярдәм" хәйрия фондында кабул итәләр
«Алтын мөнбәр» кинофестивалендә яулык турында фильм күрсәтеләчәк
Россиянең ислам мирасына багышланган күргәзмә ябылды