Титоны үлемнән татар кешесе коткарган

Югославиянең элекке Президенты Иосип Броз Титоны үлемнән татар кешесе коткарган дигән...

БӘЙЛЕ
2012 Мар 27
Югославиянең элекке Президенты Иосип Броз Титоны үлемнән татар кешесе коткарган, дигән Титоның 1971-1980 еллардагы хорват теленнән төрекчәгә рәсми тәрҗемәчесе булган Илһами Әмин әфәнде.

Илһами Әмин хәзер 81 яшендә, ул Македониянең Скопье (Үскүп) каласында яши. Күпләргә билгеле булмаган бу факт турында ул шушы елның мартында Истанбулда булган очрашу вакытында сөйләде.

Илһами әфәнде, Броз Тито Беренче дөнья сугышы вакытында әсирлеккә эләгеп, 1915-1916 елларда Казан тирәсендә бер татар гаиләсендә яшәгән, дип хәбәр иткәч, аның сөйләгәне ни кадәр дөрес микән дип интернетта эзләнеп карадым. Чыннан да, Броз Титоның ул елларда Зөя (Свияжски) якларында булганы ачыкланды. Шушы мәгълүматны ныклап өйрәнү максаты белен Илһами әфәнде белен әңгәмә кордым.

​​Илһами Әмин әйтүенә күрә, 1976 елда Төркиягә сәфәре вакытында Броз Титоның Төркия Президенты Фәхри Корутөрк белен Әнкарада гайре рәсми очрашуы була. Бу очрашу вакытында Фәхри Корутөрк Броз Титоның төркиләргә карата симпатиясе хакында ул вакыттагы газеталарда укыганын әйтеп, моның сәбәбе белән кызыксына. Броз Тито, минем иң бөек илһамым Ататөрк булды, әмма төркиләрне һәм мөселманнарны яратуымның шәхси бер сәбәбе дә бар, минем хәятем, исән булуым өчен мин бер мөселманга бурычлы, ди. Фәхри Корутөркнең бу мөселман кем, төрекме? – дигән соравына Броз Тито – юк, ул татар, Казан татары дип җавап бирә. Тито татарча белә идеме дигән сорауга Илһами әфәнде, Корутөрк белен очрашу вакытында Тито татарча берничә җөмлә сөйләгән иде, диде. Ә бу татарның исем-фамилиясен хәтерләмисезме, дигән сорауга, ул вакытта бәлки Тито моны сөйләгәндер, ләкин мин моны дәфтәремә язып калдырмадым, диде Илһами әфәнде.

Тито Казан якларына ничек эләккән?

Узган гасыр башларында Хорватия Австрия-Маҗарстан империясенең бер өлеше була һәм хорватлар бу империя армиясендә хезмәт итәргә мәҗбүр була.

​​Броз Тито 1913 елда шул армиядә хезмәт итә. Австрия-Маҗарстан – Русия арасындагы сугышта сугыша. 1915 елда ике арада булган бер бәрелеш вакытында Русия ягында сугышкан атлы кавалерия җиңеп чыга. Җәяүле сугышкан Броз Титоны кылыч белен үтерергә тиеш булган бер атлы гаскәри аны ни өчендер кызгана һәм әсирлеккә ала. Бу атлы гаскәри Русия армиясендә хезмәт иткән татар булып чыга. Броз Титоның бу хакта сөйләгәннәрен Илһами әфәнде хәтерләп, бу гаскәри тышкы кыяфәте белән мөселман типлы бер гаскәри иде дигән.

Шулай итеп бу татар гаскәрие әсирлеккә төшкән Броз Титоны Казан якларындагы бер авылга алып килә, үз йортында калдыра һәм төрле йорт эшләрендә эшләтә. Татар гаскәрие үзе кире сугышка китә, ләкин әйләнеп кайта алмый, сугышта һәлак була. Титоның бу татар гаиләсендә ике ел ярым, 1917 ел инкыйлабына кадәр яшәгәне мәгълүм ди Илһами әфәнде.

Шул вакытта Тито рус, татар телләрен өйрәнә, кыш көннерендә китапханәдә татарлар, Урта Азия халыклары тарихы турында китаплар укып башлый.

Иосип Броз Тито Ленинградта, 7 июнь 1956xИосип Броз Тито Ленинградта, 7 июнь 1956
​​Русиядә башланган инкыйлаб вакытында Броз Тито большевиклар кулына эләгә. Гомерен саклау өчен ул мин дә сезнең яклы, самодержавиягә каршы көрәштем дип большевикларга кушылып китә. Менә шуннан соң ул Русиядә кала, рус хатыны Пелагеяга өйләнә, монда аның улы Жарко туа, Мәскәүдә Коминтернда Балкан бүлегендә эшли.

Броз Тито сезнең хәтерегездә нинди кеше булып калды, дигән сорауга 10 ел дәвамында аның тәрҗемәчесе булган Илһами әфәнде, “Ул минем хәтеремдә башка лидерларга охшамаган яклары белен истә калды. Ул кыю, ачык, үзен кешелергә яраттыра белгән бер кеше иде. Мәсәлән, Төркиядә халык аңа урамнарга чыгып алкышлаганы әле дә хәтеремдә, ул шаяруны һәм шаяртырга яраткан бер кеше иде”, - диде.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе