Равил хәзрәт Гайнетдин: Болгар җыены ел саен үткәреләчәк һәм анда үзгәрешләр дә даими булачак

Узган шимбәдә (25 майда) уздырылган “Изге Болгар җыены” да тарихта үзенең лаеклы урынын алды.

БӘЙЛЕ
2013 Май 28
Узган шимбәдә (25 майда) уздырылган "Изге Болгар җыены” да тарихта үзенең лаеклы урынын алды. Әмма андагы вакыйгалар әле бүгенгедәй хәтеремдә саклана, алар тынгылык бирмичә, күңелемне гел кымырҗытып тора. Юлда барганда, урыс телле бер милләттәшем һәм каләмдәшемнең: "Болгар җыенын нәрсәгә ел саен уздырырга? 2-3 елга бер тапкыр үткәрсәләр, шул бик җиткән”,-дип әйтеп куюы уйланырга мәҗбүр итте, күңелдә шикләнү әсәре уятты.
 
Каян ишеткән ул мондый фикерне? Бәлки берәр җыенда андый сүзләр булгандыр, мин генә белми калганмындыр, дип уйладым. Шуңа күрә Болгар җыенында җитәкчеләрнең дә, гади мөселманнарның да сүзләренә игътибарлырак булырга тырыштым.
 
Бу көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгарда Елга портын ачу тантанасында катнашты. Әмма ул да һәм Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә мин көткән сорауларга җавап бирмәделәр. Алар Коръән китабы урнашкан бина янында халык алдында чыгыш ясаганда да, теге сөальгә ачыклык кермәде.
Президент Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында Болгарның халкыбыз өчен изге җир булуын, биредә күп кенә мәсьәләләрне хәл кылу өчен җыелып сөйләшергә мөмкин урын икәнлеген, бер ел эчендә биредә никадәрле үзгәрешләр күзгә ташлануын әйтеп узды. Елга портын салучыларга, башка корылмаларны төзүдә катнашучыларга, аеруча Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә олуг рәхмәтләрен белдерде.
 
Минтимер Шәймиев исә: "Бу мөмкинлекне Аллаһы Тәгалә безгә Үзе бирде. Изге нигезебезне, рухи байлыгыбызны без халкыбыз мәнфәгатьләрендә файдаланырга тиешбез. Без рухи кыйммәтләребезне арттырырга тиеш булабыз. Шушы зур мирасыбызны балаларыбызга һәм оныкларыбызга җиткерә торган булсак иде”,-дип, үз фикерләрен ирештерде. Аннары ул Рәсәйнең катлаулы, күп миләтле, күп динле ил булуы, шул дәүләт эчендә үз гореф-гадәтләребезне сакларга, теге яки бу мәсьәләгә үз фикеребезне, үз сүзебезне әйтергә кирәклеге хакында бәян кылды. "Болгарга дин әһелләре, мөселманнар елдан-ел күбрәк тартыла. Моның кадерен белергә кирәк. Тик без үз-үзебезгә киртәләр куярга тиеш түгел. Әгәр үзара низаглар килеп чыга икән, балаларыбыз, оныкларыбыз, рухи байлыгыбыз турында уйлану зарури”,-диде Минтимер Шәймиев.

Шәймиевтән соң сүз бирелгән Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин беренче мәчетнең Мәдинә-Мөнәвәрәдә төзелүен, икенче булып Болгарда дини башкала барлыкка килүен сөйләде. Тәлгат хәзрәтнең сүзләренчә, бу ислами мәркәз Пәйгамбәребез үзенең 3 сәхабәсен Болгарга җибәргәннән соң оештырыла. Менә шуның өчен дә изге Болгар җирләренең безгә әһәмияте зур. "Тетелгән, җимерелгән Болгар бүген яңадан күтәрелә. Бүген без биредә никадәрле гаҗәеп үзгәрешләрне күрдек. Соңгы 15 ел эчендә арабызда төрле бүленешләр, ыгы-зыгылар булган булса, бу 2 көндә без милләттәшләребез белән җыелышып, җитәкчеләребез белән киңәшләшеп, фетнәләрдән, низаглардан читләшергә сүз бирештек һәм "Изге Болгар Шурасын” төзергә килештек”,-диде Тәлгат хәзрәт. Бу нәрсә дигән сүз? Тәлгат хәзрәтнең әйтүенчә, дин әһелләре 3 ай саен Болгарга җыелып, барлык мәсьәләләрне шушында хәл кылу юлларын эзләячәкләр.
 
Россия Мөфтиләре Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Болгар җире халкыбызның тарихын, мәдәниятен, ислам динен күз нурыдай сакларлык изге җиребез буласына нык ышануы хакында әйтте. "Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Болгарны торгызу фикерен байрак итеп алып, бу урыныбыз киләчәк буыннар горурланырлык булсын дип бөтен көчен куеп аны яңартырга тырыша. Бирегә килгән саен яңадан-яңа корылмалар калкып чыга. Без бу изге җирне күтәрүгә өлеш керткән барча хезмәткәрләргә, дин әһелләренә, җитәкчеләргә Раббыбызның олуг рәхмәтләре насыйп әйләсә иде дип телибез. Халыклар арасында дуслык, татулык булсын”,-диде Равил хәзрәт.
 
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Болгар җирендә ислами фәннәр оешмасы оештырырга ниятләре булуы хакында белдерде.
 
Бөтен күкрәген орден-медальләр каплаган, Болгарга ерак җирләрдән - Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск каласыннан килгән имам-мөхтәсиб Рифат хаҗи Шакиров Татарстанның күп кенә зыялылары, дин әһелләре Магнитогорск шәһәрендә һәлак булганнарын бәян кылды. "Без аларның рухлары тыныч булсын өчен каберләре янында Коръән укыйбыз, догалар кылабыз”,-диде "Милли тормыш һәм дин” дигән IV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына килгән Рифат хаҗи.
Татарстанның Үзәк төбәге, Казан казые Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин (рәсемдә - сул якта) исә "Изге Болгар җыены”н ел саен уздырырга кирәк дигән фикерен әйтте. "Бер яки 10, яисә 100 кешенең генә Болгарга барырга теләмәве аркасында аны азайтырга ярамый. Ләкин кешеләрнең килү-килмәве ихтыяри хәл. Ул башка милләтләр өчен алай ук мөһим дә түгелдер бәлки. Ә менә безнең милләт өчен ул изге урыннарның берседер. Дөресрәге, Болгар – милләтебез бишеге. Безнең хакыбыз бар бөтенебез бергә бирегә җыелып сөйләшергә. Башка милләт вәкилләренең яисә аларның тегермәненә су коючыларның хаклары юк милләтебезгә тел-теш тидерергә яки үзгә фикерләре белән каршы чыгарга ”,-дип батырып әйтте үз сүзен Рөстәм хәзрәт.
 
Болгар җирләре буйлап йөргәндә, якташыбыз Равил хәзрәт Гайнетдин белән юлларыбыз кисеште. Ул: "Беләсезме, нәрсә? Минем Болгар җыены 2-3 елга бер генә узачак дигән сүзне ишеткәнем юк. Ул ел саен үткәрелә һәм үткәреләчәк, ел саен анда уңай үзгәрешләр дә булачак”,-дип күңелемдә шикләнерлек урын калмаслык итеп берәгәйле әйтте. Әйе, нәкъ менә Равил хәзрәт биредәге халык алдында чыгыш ясаганда Болгар күген кара кучкыл болыт каплады һәм коеп яңгыр яварга кереште. Әмма моңа карап Мөфтиләре Шурасы рәисенең бер керфеге дә селкенмәде, ул элекечә үк көр, көчле тавышы белән сөйләвен дәвам итте. Андагы сабырлык вә ихтыяри көч башкаларга да күчте сыман. Өстән коеп яңгыр явуга карамастан, ник бер кеше урыныннан кузгалсын!
 
Аннары ялт итеп кояш чыкты, күңелләребез дә күтәрелеп китте. Мин күптәнге журналист дустым, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Бәллүр каләм” бүләге иясе Рәшит хаҗи Минһаҗ һәм башка таныш каләмдәшләрем белән күрешеп, изге болгар җирендә бергәләп тамак ялгап алганнан соң, өйлә намазын да укыгач, башкалабыз Казанга юл алдык. Аллаһының рәхмәтләре яусын "Татмедиа” хезмәткәрләренә безне, журналистларны, Изге Болгар җыенына автобус яллап алып барганнары өчен. Быел безгә дә зур игътибар булды Болгар җыенында. Автобусның да зурын, шартлары әйбәт булганын биргәннәр, рәхмәт төшкерләре. Бу хакта теге каләмдәшемә әйткәч, ягъни хәтта безгә карата да үзгәрешләр барлыгын белдергәч, ул да минем фикерләрем белән килешергә мәҗбүр булды.
 
Хуш быелга изге Болгар җирләре! Безгә әле тагын синең күтәрелеп килүче кырларыңда бергәләп йөрү, биредә мәңгегә ятып калган мөселман кардәшләребез рухына догалар кылу, моңсу, ялгыз тугайларыңнан гыйбрәтләр алу насыйп булсын.
 
Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе