Дагыстанга сәфәр тәэсирләре

Бу елны хәтеребезгә гомергә уелып калырлык вакыйга – сәяхәт белән башладык. Өченче елын Махачкаланың шәех Мөхәммәд Ариф исемендәге мәдрәсәдә гыйлем өстәүче улыбыз Илназ бу якларны килеп күрүебезне, биредәге дин кардәшләребез һәм кода-кодагайлар белән танышуыбызны бик теләде.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 25. Фото:Вәсилә Рәхимова

Җир астыннан юллар юк, диләр бит. Гомеремдә туган ягымнан ары башка бер кая чыкканым, моңарчы поездга да утырганым булмаса да, ирем Гайсә белән ерак Кавказ якларына сәфәр чыктык. Барып урнашуга, икенче көнне үк халык бик тә хөрмәт иткән мөфтиләре, шәех Әхмәт хаҗи Абдуллаев белән очрашуга алып киттеләр. Биредә шундый тәртип икән: халык тәрикат юлына бик тә мәхәббәтле, ишанчылык көчле. Үзләре арасыннан чыккан шәехләрне әдәп, серле гыйлем ияләре дип саныйлар һәм әледән-әле аның белән очрашуга ашыгалар. Алай гына да түгел, шәехне, остазлары санап, аның белән очрашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән бирегә агылган мөселманнарның күплегенә игътибар иттек. Хәл белергә килүне, туганнарча яки дустанә очрашуны җирле халык зират кылу ди һәм моңа бик тә әҗер-саваплы гамәл дип карый. Һәм шәех янына кем зират кылу өчен, кем тәүбә итәргә, кем эчендәге зарын уртаклашып, остаздан киңәш, хәер-фатиха алырга килә икән. Шәех һәр көнне иртән җыелган халыкны шулай кабул итә, ир-атлар бер бүлмәдә, хатын-кызлар аерым бүлмәдә мөфти Әхмәт хаҗи Абдуллаев керүен дулкынланып көтәләр. Остаз ишекне ачып керүгә, без җыелган бүлмәдә тел белән әйтеп-аңлатып бетермәслек ниндидер яктылык, нур бөркелде. Менә күрер күзгә бик тә гади, чандыр гына гәүдәле шәех яныбызга килеп, һәркем белән аерым исәнләшеп чыкты, хәлләребезне, нинди ният бирегә китерүен белеште. "Зияратка килдем", - диючеләргә “зияратыгыз кабул булсын”, - дип, догасын җиткерде.

Тәүге очрашуыбыз тыныч, ипле шартларда барса да, эчтән дулкынлану, каушау барыбер үзен сиздерде. Танышу, сәламләшү өчен чират миңа җиткәч, (биредә гомер итүче җирле халыктан аерылып торганмын күрәсең) Дагыстанның атаклы шәйхе Әхмәт хаҗи әфәнде кайдан килүемне сорады. Мин: “Татарстаннан, Казаннан”, - диюгә, остазның йөзе яктырып китте. Казанны белүен, шәех Зәйнулла Расулине бигрәкләр дә хөрмәт итүләрен, олылауларын искә төшерде, хушланып сөйләде. Ерак араларны якын итеп килгән кунаклар дип, дисбе бүләк итте. Иман кәлимәсен укып, иртәсен-кичен йөзәр тапкыр салават әйтерсез, дип, хәер-фатихасын җиткерде. Шактый каушасам да, мин моны хөрмәтле шәехнең ышанычы, әманәте дип кабул иттем. Ирем Гайсәгә дә шул тәртиптә салават әйтүне гадәткә кертүне аңлаткан.

Аллаһы Раббыбызга якынаю өчен ясалган тәүге адым, әллә ни авырлыгы булмаган, ягъни һәркайсыбыз тырышлык куеп һәм эзлеклелек белән, даими төстә башкара алырлык әҗер-саваплы гамәл бит инде бу дип күңелгә ныгыттык. Яшәгән кадәр яшәмәбез, Аллаһы Тәгалә хозурына баргач, әлеге зикер-тәсбихлар күркәм бер гамәлебез булса иде дип телибез. Бер сүз белән әйткәндә, рухи хаятебез ничектер үзгәреп, Аллаһы Тәгаләгә якынаясы, мөмкин кадәр күбрәк гыйбадәт кыласы килү теләге артты бу очрашулардан соң. Улыбыз Илназның да күптәнге хыялы, изге нияте тормышка ашты дип беләм. Безне Махачкалага китереп, хөрмәтле остазлары белән очраштыруы, тәүбә иттереп, инануларыбызны куәтләүдә һәм әҗер-саваплы гамәлләргә якынайтырга омтылуын шушы юлда әти-әнисе өчен тырышуы дип карыйбыз.

Шәех белән очрашу тәмамлангач, аның янына ерак-якыннардан килүчеләр өчен күрше бүлмәдә табын әзерләнә икән. Барыбыз да шунда кунак булдык. Улыбыз Илназның (аны монда барысы да Мөхәммәд хәбиб дип йөртәләр икән) дуслары, бергә укыган шәкертләр тарафыннан да ай буена кавказлыларга хас хөрмәт, игътибар күреп яшәдек. Корбан исемле дусты тауларны күрсәтте, бормалы-сырмалы тау юллары аша авылына алып барды. Махачкала тирәсендәге тарихи истәлекле урыннарга йөрттеләр. Шизәли, нәкышбәнди тәрикате әһелләре, бу якларның атаклы шәехләре күмелгән каберлекләрне зират кылдык. Сәйфулла кади, шәех Ягъсубиларның каберләрен үз күзләребез белән күрдек, бергәләп догалар кылдык. Чирки дигән җиргә барып, бу якларның иң хөрмәтле ишаны Сәет әфәнде әл Чиркәви каберен зират кылдык. Аннан чыккач, Сәет әфәнденең хатыны – бөтен Дагыстан халкының әнисе дип йөртелгән 77 яшьлек Баҗу карчык белән күрешү, кунак булу насыйп булды. Хөрмәтле шәехнең шартлатудан гомере өзелгән бүлмәсен, гомер иткән йортын барып күрү дә Кавказ халыкларына карата күңелдә олы соклану хисләре тууга сәбәпче булды.

Шәех янына хәтем мәҗлесләренә йөрде ирем белән улым. Үсмер малайлардан алып яшьәр күп булуына игътибар иттек. Каланың иң зур җомга мәчетенә дә бардык. Ирләрнең азан ишетү белән, бөтен эшен куеп торып, дәррәү төстә диярлек намазга агылуын күрү дә тәэсирләндерде. Гомумән, анда берничә өй – аерым мәхәллә, һәммәсендә кечерәк мәчете бар. Азан әйткәндә искиткеч күренеш: тавыш тауларга барып бәрелә дә, таулардан әһәңле аваз килә. Кунак әз тотыр, күп сынар дигәндәй, кемгә карама – кулында тәсбих. Больницада чиратта утыралармы, аптекка кергәннәрме, вакытны әрәм итмичә салават әйтәләр, зикер кылалар.

Кода-кодагыйларыбыз, киленнең әтисе-әнисе ягындагы туганнары зурлап кунак иттеләр. Берочтан тау халыкларының гореф-гадәтләре, көнкүреше белән танышырга, безгә таныш булмаган сый-нигъмәтләрен татырга мөмкинлек туды. Кыскасы, моңарчы ишетеп кенә белгән, әмма гомер-гомергә татарлар, татар галимнәре, остазлар белән аралашып яшәгән Дагыстанны үз күзләребез белән барып күрү мәгълүматыбызны арттырды, хөрмәт уятты.

Дагыстаннан истәлеккә нәрсә алып кайттыгыз, иң кадерле бүләгегез нәрсә дип сорасагыз, ул – китаплар. Сәет әфәнде әл Чиркәвинең “История пророков” дигән ике томлыгы һәм мөфти, шәех Әхмәт хаҗи Абдуллаевның вәгазьләре, чыгышлары, әңгәмәләре тупланган җыентыкны хәзер, исемә төшкән саен, кулыма алам. Гаиләбез белән укыйбыз, нәсыйхәтләнәбез. Аллаһы дәвамлы кылсын!

Гөлчәчәк Муллина,

Азнакай – Махачкала

Рәсемдә: уңнан сулга Илназ, Гөлчәчәк һәм Гайсә Муллиннар, кунакларны озатып йөрүче Корбан кардәш.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе