Бер стакан сөт (тормыш хәле)

Табип доктор Закир белән булган гыйбрәтле хәл Серия якларында булган. Бу тормыш вакыйгасын сөйләп китүне доктор Закирның үзенә тапшырыйк. Мин доктор Закир, үзем белән булган тормыш

БӘЙЛЕ
2022 Май 19

Табип доктор Закир белән булган гыйбрәтле хәл Серия якларында булган. Бу тормыш вакыйгасын сөйләп китүне доктор Закирның үзенә тапшырыйк.

Мин доктор Закир, үзем белән булган тормыш хәлемне сезгә гыйбрәт булсын өчен сөйләп китәм. Башлангыч мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлаганнан соң күрше шәhәрдәге медицина университетына укырга кердем. Әти-әниләрем бик бай булмаганлыктан, аларга мине укытырга авырлык килмәсен өчен ял көннәрендә базарга вак-төяк әйберләр сатырга бара идем. Якшәмбе көннәренең берсендә сату итәргә базарга чыктым. Көн бик яңгырлы, җилле булганга күрә, анда килүчеләр дә бик аз иде. Бер сүз белән әйткәндә, көне буена бернәрсә сата алмадым. Бик ашыйсым, эчәсем килде. Тамагымны тук итәр өчен кесәмдә бер тиен акча да юк иде. Торак җиремә кайтсам да, анда да туклана алмаячагымны күзаллап, бу төнемне ач уздырмау теләге белән бер кисәк ипи сорап булса да, тамагымны тук итү өчен базар тирәсендәге бер йортка шакыдым. Минем ишек шакуыма җавап кайтарып, нурлы йөзле, гүзәл ханым килеп чыкты. Ханымны күрүгә, мин ничектер бер мизгелгә телсез калып, уйга чумдым. Кара әле, яшь башы белән соранып йөри, — дип уйламасын өчен:

- Бик эчәсем килә, мөмкин булса бер стакан су бирсәгез иде, — дип үтендем. Бу мөләем ханым елмаеп куйды. Бәлки, минем ашарга теләгәнемне дә сизгәндер. Өенә кереп китте hәм бер стакан сөт белән кабартма алып чыкты. Ул биргән ризыклар белән туклангач, аңа әйттем: «Бу изгелегегезгә нинди игелек белән җавап бирим? Берәр эшегез булса, әйтегез эшлим». — Сүземә каршы ул җавап кайтарды:

-Юк, бернәрсә дә кирәк түгел, игелек булсын. Дәү әнием әйтә иде: «Изгелекне игелек булсын, дип эшләгез, ул барыбер үзегезгә үк кат-кат булып кайтачак». Изге күңелле бу ханым белән саубуллаштым hәм кайтып киттем. Әмма аның әйткән сүзләре күңелемнең иң тирән җирләренә язылып куелган кебек булды.

Университетны әйбәт кенә тәмамладым. Диплом алгач, туган шәhәремә кайтып, үзәк больницада баш табиб булып эшли башладым. Әкренләп операцияләр ясау сәләтен дә үзләштердем. Хәтта башка шәhәрләрдән дә операция ясау өчен авыруларны җибәрә иделәр.

Тормыш уза барды: өйләндем, балаларым булды. Көннәрнең бер көнендә нәкъ мин укыган шәhәрдән, бик авыр хәлдә олы яшьтәге бер хатынны сырхауханәгә китерделәр. Аның үзе hәм авыруы турындагы кәгазьләрне укып утырганда, мине бер стакан сөт белән туклы иткән ханым исемә төште. Шушы хатынның палатасына юнәлдем. Янына утырып, сорашып, белешер алдыннан ук бер стакан сөт иясе икәнлеген аңладым. Аңа үземнең кем икәнлегемне әйтмәдем. Миңа карата изгелеген дә исенә төшермәдем. Ул йөри алмаслык хәлдә иде. Күңелемнән генә уйлап куйдым: « Бу хатынны аякка бастыру өчен мин бөтен көчемне куярга тиеш». Һәм, чыннан да, бу ханым бик авыр операцияне уңышлы гына кичерде. Аңа бик күп хезмәтләр күрсәткәннән соң бер ай дигәндә әкрен генә аякка басты, йөри башлады. Сәламәтләнеп, хастәханәдән чыгу көне дә килеп җитте. Һәм шуны да әйтеп узу кирәк, бездә күрсәтелгән хезмәт түләүле иде. Операциянең дә, даруларның да үзенең бәясе бар. Һәрбер авыру аңа күрсәтелгән бөтен ярдәмнең хакын түләргә тиеш иде. Бу ханымның китәр көне килеп җиткәч, мин бер кәгазъ алдым hәм бу ханымга күрсәтелгән хезмәт бәясенең hәммәсен яздым. Байтак кына, бәлки, ул түли алмаслык бәя килеп чыкты. Шушы битнең иң азагына зур хәрефләр белән бер җөмлә язып куйдым hәм хатынны озатырга үзем чыктым. Бәяләрне язган битне үзенә суздым. Ул кулына кәгазьне алды hәм укый башлауга, кулларында бер төрле дерелдәү сиздем. Чыннан да бәя бик зур иде. Ахырдан зур хәрефләр белән язылган җөмләне укыгач, мине кочаклап, елап җибәрде. Язган сүзем шул иде: «Әй, нурлы йөзле ханым, сиңа күрсәтелгән хезмәтнең бәясен син күптән бер стакан сөт белән түләдең инде».

Сөекле кардәшләрем, тормышымда булып узган бу хәлне мактаныр өчен сөйләмим. Әйтергә теләгәнем шул. Чыннан да, бөтен нәрсәне юктан бар иткән Аллаhы Тәгаләнең сүзе дәлилләнде:

قال اللَّه تعالي. فَمَنْ يَعْمَلْ مِثْقَالَ ذَرَّةٍ خَيْرًا يَرَهُ ﴿7﴾ وَمَنْ يَعْمَلْ مِثْقَالَ ذَرَّةٍ شَرًّا يَرَهُ ﴿8﴾ سورة الزلزلة

«Кем дә кем тузан бөртеге кадәр изгелек эшләсә, аны күрми калмас. Шулай ук тузан бөртеге кадәр начарлык эшләгән булса, аны да күрми калмас.»

Хөрмәтле дустым! Аллаhы Тәгалә сиңа өч төрле орлык бирде. Берсе — изгелек орлыгы, икенчесе — гөнаh орлыгы, өченчесе — буш орлыклар. Изгелекләр эшләп, игелек орлыклары чәчсәң, бүгенме — иртәгәме чәчкән изгелек орлыкларыңның шатлыклы «җимешләр»ен үзең үк күрерсең. Әгәр дә, гөнаhлы эшләр эшләп, гөнаh орлыклары чәчсәң, чәчкән гөнаh орлыкларыңның әче җимешләрен бүгенме — иртәгәме үзең үк татырсың. Әгәр дә шулай ук Аллаh Тәгалә бүләк итеп биргән чикле гомереңне буш hәм файдасыз эшләр белән уздырсаң, тиздән чәчкән буш орлыкларыңның үкенечле нәтиҗәсен күреп, хәсрәтләнерсең.

 

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин.

"Шамил" мәчете имам-хатыйбы.

"Бәхетлеләрнең серләре" китабыннан.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе