“Мәгърифәт” газетасы хезмәткәрләренә тиздән чыга башлаячак "Гаилә һәм мәктәп" журналының баш мөхәррирен тәкъдим иттеләр. Ул – “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасары Илдар Миргалимов. Яңа журналның беренче саны август азагында дөнья күрәчәк. Миргалимовның Азатлыкка әйтүенчә, хәзер аны әзерләү эшләре бара. “Мәгърифәт” газеты нигездә укытучылар өчен чыкса, яңа журнал киңкүләм укучыларга юнәлдерелгән.
“Бу әтиләр һәм әниләр журналы буларак тәкъдим ителә, ягъни гаиләсендә бала булган кешегә атап чыгарыла торган журнал. Ә баласы булмаганнар ул бик сирәктер. Баланың кем булып һәм ничек үсүе һәркем өчен мөһим. Бу җиңел басма буларак күз алдына китерелә. Анда күбрәк файдалы киңәшләр, көнүзәк актуаль проблемнар, күзәтү, анализларга тырышу булачак. “Мәгърифәт” укытучыларга дип чыгарылса, бусы гади укучы өчен чыгарыла. Без гади тел белән катлаулы проблемнар турында сүз алып барырга тиеш. Балалар мәктәптә укый, шуңа мәктәп проблемнарын да читләтеп үтә алмыйбыз. Без басманы педагогик белеме булмаган аудитория өчен әзерлибез”, - ди Миргалимов.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Нәзер корбаны турында
Бер айдан Корбан бәйрәме. 27 майда.
Өмет белән