Кичә Казаның “Ак Барс” хоккей командасы Новокузнецкида җирле “Металлург” белән очрашты һәм көндәшләрен 3:1 исәбенә җиңүгә иреште. Бу казанлыларның сентябрь аенда Татарстан башкаласында әлеге командага оттыруына үч алу булып яңгырады һәм “барс”ларның өченче тапкыр рәттән отуы булды.
“Без уенга җитди рәвешле әзерләндек. Моннан алдагы көндә биредә Магнитогорск “Металлург”ын откан булганнар. Шуңа күрә гадәти булмаган уен көттек. Гомумән алганда, мин хоккейчыларның уенга җитди каравыннан һәм җиңү яулавыннан канәгать калдым»,-дигән казанлыларның баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов уен тәмамланганнан соң.
Новокузнецк командасы баш тренеры Герман Титов: “Магнитогорск командасы белән очрашканнан соң, казанлылар белән уйнарга хоккейчыларның көче калмаган булып чыкты. Алдагы уенга бик күп көч куелды. Беренче һәм өченче периодларда безнекеләр шактый яхшы уйнады, ә икенче периодта алар тулысынча оттырды. Уен буенча хоккейчыларга ризасызлыгым юк, алар тырыштылар”,-диде.
Чыганак: “Татар-информ”

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы
ЗӘЙД ӘЛ-ХӘЙР