1572 елның 24 августына каршы төндә, ягъни моннан 443 ел элек Парижда Изге Варфоломей истәлегенә үткәрелүче бәйрәм алдыннан, католикларның протестантлардан үч алуы башлана. Аны тол калган Франция королевасы Екатерина Медичи һәм Лотарингия герцогы Генрих де Гиз оештыра. Соңгысы күпсанлы, йогынтылы Католиклар Лигасы партиясен оештырган һәм җитәкләгән була.
Варфоломей төне, дип аталучы бу вакыйга гугенотларның әйдаманы король Генрих Наваррский белән католиклар принцессасы Маргарита Валуаның өйләнешүеннән берничә көн узгач килеп чыга. Протестлар монархы белән Екатерина Медичиның кызы туе Франциядәге төрле конфессия вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга тиеш була. Тик, чынлыкта, Католиклар Лигасына үзенең сәяси дошманнарын юкка чыгару өчен ул бик җайлы мөмкинлеккә әйләнә. Король Генрихның туена Парижга бу вакытта күпләгән протестант дворяннар җыела.
Караңгылыкта үтерүчеләр үз корбаннарын эзләп табуда ялгышмасын өчен Париж католикларына үз шләпәсенә ак тәре ябыштырырга кушыла.
Сен-Жермен аббатлыгында кыңгырау шалтыраганнан соң (ә ул суешлар башлануга сигнал булып тора), Парижда 10 меңнән артык кеше үтерелә. Католикларның террорлык дулкыны аннары провинциаль шәһәр һәм авылларга тарала, протестантларны ерткычларча үтерүләр берничә атнага сузыла.
Тарихчылар Варфоломей төне корбаннары күпме булуы хакында әлегә кадәр бәхәсләшә. Биредә 5 меңнән алып, 30 меңгә хәтле саннар китерелә. Әлеге суешта күпчелек гугенот әйдаманнары үтерелә. Ә адмирал де Колиньеның башын Генрих Гиз аяклары астына ташлыйлар.
Чыганак: "Татар-информ"

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Курсави: каберен табу бурычы тора
"Казан басмасы”
“Иң яхшы садака – муллыктан бирелгәне”