
Җәмгыяви тормышта кяферлек өстенлек иткән шартларда Закир ишанның “тыштан аларга ошарга мәҗбүр булсагыз да, эчтән иманны ныгытыгыз, татарны урыслаштыруга, насаралаштыруга юнәлтелгән урыс телен көчләп тагуга каршы торыгыз, татар телен дин һәм милләт теле буларак саклагыз” дигән чакырулары татар милләтенең яшәү кагыйдәсенә әйләнде, дип саный Татарстан диния нәзарәтенең оештыру бүлеге мөдире Ильяс хәзрәт Зиганшин.
Закир Камаловка багышланган “Чистай укулары”нда район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, төбәк казые Алмаз хәзрәт Шәрифуллин, иганәче Тәлгать Әхмәтҗанов, ТР Дәүләт Советы депутаты Фарид Мифтахов катнаштылар.
Укуларда Академик, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов “Камалов һәм аның даирәсе”, тарих фәннәре докторы Наил Таиров “Мөхәммәтзакир Камалов һәм татар сәүдәгәрләре”, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Әмирханов “Әмирхановлар белән Камаловларның дин өлкәсендәге эшчәнлеге”, Тарих фәннәре кандидаты Вәлиулла хәзрәт Якупов “Мөхәммәтзакир хәзрәт Камалов – халкыбызның олуг рухи остазларыннан...”, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин “Камалов һәм милләт” исемендәге докладлар тыңланды. ТҖМДНның Голәмәләр шурасы әгъзасы Рәфыйк хәзрәт Насыйров Чистай төбәгендәге татар тарихы белән бәйле изге урыннар турында сөйләде. Бөтен галимнәр Чистай шәһәре турында чыккан китапларда татар факторына аз игътибар бирелә дигән тенденция барлыгын ачынып сөйләделәр.
Закир ишан Камалов һәм тәсаввуф гыйлеме турында Чистай төбәге казые Алмаз хәзрәт Шәрифуллин сөйләде. Алмаз хәзрәт аеруча Закир ишанның суфыйчылык эшчәнлегенә басым ясады. Ул бездә дөньяви белем дә, фикх белеме дә бар диде, ә менә динебезнең илаһи асылын ачып бирүче, җанын, ихласлыгын тәшкил итүче тәсаввуф гыйлеме юк диде. Закир ишан диннең нәкъ шул ягын алга сөргән. Динебезне, иманыбызны тышкы яктан гына түгел, эчке яктан да ныгыткан. Мөридләрен дә шулай тәрбияләгән, диде нотыкчы
Җыенда шулай ук Әмирханнар белән Камаловлар берлеге турында сүз булды. Закир Камаловның кызына казанлы Нәҗип Әмирхан (1921 елда вафат) өйләнә. Ул язучы Фатих Әмирханның әтисе Зарифның энесе. Закир ишанның кияүве буларак, Чистайда аның эшләрен дәвам итүче, мәгърифәтче Илдус Әмирханның бабасы.
Шулай ук “Чистай укулары” кысаларында Мөхәммәтзакир Чистави хәзрәт Камаловның каберен зиярат кылу оештырылды. Зиратның үзендә дә күп төзекләндерү эшләре кылынган - керү янында тәһарәтханә кылу өчен махсус киоск формасында бина корылган. Ишан Мөхәммәдзакир хәзрәтләре дәфен ителгән кабере дә тәртипкә китерелгән, янында зиярәткә килүчеләр өчен уңайлы булсын өчен эскәмия урнаштырылган, дип яза мөфтият сайты.
Тимер Сәгыйтов