Татарстан президенты Америкага китте

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Питтсбургта (АКШ, Пенсильвания штаты) эш сәфәрендә. Сәфәрнең төп максаты – мәгълүмат технологияләре өлкәсендә белгечләр әзерләүдә һәм “Иннополис” инновацион спутник-шәһәре проектын гамәлгә кую кысаларында файдалану өчен Карнеги Меллон университеты (Carnegie Mellon University) эшчәнлеге белән танышу.

БӘЙЛЕ
2012 Сен 04

Рөстәм Миңехановны ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, шулай ук Татарстан Республикасының АКШтагы сәүдә вәкиле Равил Нигъмәтҗанов озатып йөри.

ТР Президенты iCarnegie штаб-фатирында, Карнеги Меллон университетының архитектура факультетында, Күңел ачу технологияләре үзәгендә, роботехника үзәгендә, шулай ук Карнеги фәнни үзәгендә булды.

Искәртеп узабыз, 2012 елның июлендә iCarnegie (Карнеги университетының ИТ-бүлеге) вәкилләре Татарстан Республикасында булды. Алар төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлек итү буенча кызыксыну белдергән иде, дип хәбәр итә президент сайты.

Тимер Сәгыйтов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр

Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе