Рөстәм Миңнеханов Кырымда Татарстанның милли телләр өйрәнүдәге тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итте

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кырымга эш сәфәре белән барды.

БӘЙЛЕ
2015 Авг 18

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кырымга эш сәфәре белән барды. Сәфәрнең төп максаты - Кырым Республикасының милли иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуда катнашу.

Искәртеп үтик: Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Кырымга эш сәфәре кыла. Ялта шәһәрендә Владимир Путин Россия Федерациясендә туризмны үстерүгә багышланган Дәүләт Советы президиумы утырышын уздырды. Шуннан соң Владимир Путин Кырым Республикасының милли иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты.

Чара Ялта районының Симеиз бистәсендә уздырылды.

Очрашуда Владимир Путин билгеләп үткәнчә, "асылда, Кырым - күп милләтле Россия чагылышы ул". Ул искәрткәнчә, былтыр октябрь аенда Кырымда кеше исәбен алдылар, халыкның 96 проценты үз милләтен билгеләгән. "Бу профессиональ эш барышында алынган тулысынча объектив дөрес мәгълүматлар", - диде ул.

Кырымда 175 этнос бар. Иң күп санлылары - руслар (68 процент), украиннар (16 процент) һәм кырым татарлары (10 проценттан артык).

"Халык исәбен алганда, туган тел турында мәгълүматлар да җыелган, - диде Владимир Путин. - Кырым хылкының 84 проценты туган телләре дип рус телен атаганнар, 8 процент тирәсе кырымтатар телен атаганнар, 3,7 процент - татар телен, 3,3 процент - украин телен. Киң таралган тел - рус теле, Кырымның 99,8 процент халкы рус телендә сөйләшә".

РФ Президенты фикеренчә, Кырымда, бөтен илдәге кебек, дәүләт һәм гражданлык җәмгыяте көчен берләштереп, даими рәвештә тынычлык һәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга игътибар бирергә кирәк. "Бу чорда ярымутрауда 75 милли-мәдәни автономия һәм 15 милли-мәдәни берләшмә булдырылды. Мондый оешмаларны булдыру Россиядә гадәткә керде. Алар вәкилләре хакимият белән нәтиҗәле эш итәләр, бөтен дәрәҗәләрдә дә, консультатив һәм киңәшмә органнар составларына керәләр", - дип хәбәр итте Владимир Путин.

Очрашу барышында Владимир Путин, төрле конфессияләр һәм төрле милләтләр вәкилләрең тынычлыкта яшәгән Россия регионы буларак мисал итеп, Татарстан Республикасын китерде. Владимир Путин сүзләренчә, Татарстан - көчле һәм тынычлык сөюче регион, ул очрашуда катнашучылар игътибарын әлеге фактка юнәлтте һәм кыйммәтле тәҗрибәне үзләштерергә өндәде.

"Милләтара мөнәсәбәтләр - бик четерекле өлкә һәм биредә милли җәмгыятьләр һәм хакимият вәкилләрнә дә бик ипләп, саклык белән, даими әңгәмә аша эш итәргә кирәк, шул исәптән муниципаль дәрәҗәдә дә, кеше бер-берсенә якын яшәгән җирдә. Теге яисә бу милләткә, этноска караучы гражданнарның нинди дә булса махсус хокуклары темасына теләсә нинди спекуляцияләр бик куркыныч", - диде Владимир Путин.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Симеиз бистәсендәге киңәшмәдә катнашучы булды.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның милли телләр өйрәнүдәге тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итте. Кешеләр туган телләрендә ирекле аралаша алсалар, аны мәктәпләрдә өйрәнә алсалар - бу барысына да уңайлык өсти, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук билгеләгәнчә, Татарстанда чуваш, удмурт гомуми белем бирү мәктәпләре бар.

Кырым милли иҗтимагый берләшмәләре проблемалары турында "Кырым" Кырым татарлары иҗтимагый берләшмәсе башлыгы Рәмзи Ильясов сөйләде.
Тулырак мәгълүмат Россия Президенты сайтында - http://kremlin.ru/events/president/news/50140

Болар хакында Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе