“РӘИС, БАЛА КҮРМИ БИТ!”

Фәнис Мингәрәевнең өйләнүе минем өчен искиткеч яңалык булды.

БӘЙЛЕ
2012 Окт 23
Фәнис Мингәрәевнең өйләнүе минем өчен искиткеч яңалык булды. Кырыкка кадәр үз насыйп ярын таба алмыйча сайланып, сырланып йөрүчеләргә зур сабак та әле ул. Аның туена Хәйдәр бәй гыйффәт төне уздыру өчен "Сәфәр” отеленнән люкс-бүлмә, "Жемчужина веры” фондын оештырган Фатыйма Камалова яшь парны көнозын йөртергә лимузин бүләк итә. Шулкадәр хөрмәткә лаек кем соң ул Фәнис?

Бу мәкалә Казандагы "Сөләйман" мәчетенең сукырлар һәм телсезләр өчен компьютер курслары, сира фәнен укытучы, үзе дә дөм сукыр яшь егет турында. Шушы ук мәчеттә уку бүлеген җитәкләүче Мәликә Гыйльметдинованың урынбасары да әле ул. Фәнис "сукыр” дигәнне бөтенләй яратмый. Ул сине сүз саен күрү сәләтеннән мәхрүм булучылар дип төзәтергә мөмкин. Гомумән, туганда сәламәт, тере бала булган. Башындагы шеш алты яшьләрдә генә үзен белгерткән. Операция ясарга да ярамаган. Күзләренең баш миенә барып тоташучы нерв күзәнәкләрен кыскан бу шеш. Казан медицина көллиятендә укыткан Гүзәл һәм Рәис Мингәрәевләр гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән Фәнис өч яшендә үк үзләре яшәгән йорттагы Ленар исемле малайга ияреп дингә тартыла башлый. Алдагы сынаулы тормышка әзерләүне Аллаһ та Үз бурычы санаган, күрәсең.
Малай Коръәннән сүрәләр, хәдисләр өйрәнә. Ә алты яшендә авырып китеп, ике атнадан артык комада ята ул. Гүзәл ханым бу вакытта икенче балага йөкле була. Күзләрен ача Фәнис. Бала тудыру йортына китәргә җыенган әнисе артыннан: "Ур-ра, бәби кайта!” — дип кычкырып та кала әле. Ире Рәис белән улы Фәнис нәни кыз Зөһрәне каршыларга килгәч, үзе дә табиб Гүзәл ханым коточкыч хәл күрә. Аның сөекле улының күз алмалары өскә акаеп китәләр. "Рәис, бала күрми бит!” — дип кычкырып җибәрә ул. Ире ышанмый. Әмма дөресе шул: Фәнис сукырайган була.
Гөлназ ШӘМСИ,
"Ирек мәйданы
"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе