...Шунысы кызганыч: "Әл-Ихлас” мәчете ыгы-зыгылы, хәтта җәнҗаллы гыйбадәтханә булды. Моның төрле сәбәпләре дә бар иде. Сылтавы дип әйтсәк дөресрәк буладыр, мөгаен. Хәрбиләрдән калган пар казанын (халык теленә ул "котельный» буларак керде) мәчет рәвешенә кертү өчен мәхәллә халкына - беренче чиратта Миргазиян хәзрәт Салаватовка, Рәүф Хөснетдинов һәм башкаларга биниһая көч түгәргә туры килде. Болар хакында мин ишетем генә белмим, ярымҗимерек бинаны үз күзләрем белән дә күрдем.
Ул чорларда мин "Шәһри Казан” газетасында эшли идем. Безгә Рәүф абый көнаралаш килеп, мәчеттәге төзәтү эшләре хакында хәбәрләр ирештереп торды. Беркөнне мин "Әл-Ихлас”ны үз күзләрем белән барып карарга булдым. Пар казаны янына барып җитәрәк, юлыма таякка таянган шактый өлкән яшьтәге таушалган бер әби очрады. Татар карчыгы дип белеп ялгышканмын булып чыкты. Ул әбидән мәчеткә бара торган юлны сорагач, ул калтырана-калтырана һәм үтә зәһәрләнеп: "Здесь мечети никогда не будет!»-дигән иде.
Ул вакытлардан бирле күп сулар акты, карлар яуды. Элеккеге котельныйга милиция хезмәткәрләре дә еш килеп йөрде. Ник дигәндә, пар казанының документлары каядыр юкка чыккан иде. Бәлки аны махсус рәвештә юкка чыгарганнардыр. Мөселманнарның эшенә тагын шул таяк тыкты: мәчет белән янәшәдә генә "автостоянка” бар иде. Аларга киңәю өчен мәчет киртә булып торды. Ә әһле исламга мәчет диварына терәлеп үк торучы чүп контейнерлары комачаулык итте. Алардан ел әйләнәсендә начар ис бөркелде. Мөселманнар чүп контейнерларын алуны сорап кая гына мөрәҗәгать итеп карамадылар. Әмма барысы да файдасыз булды.
Соңгы вакытларда "Әл-Ихлас” тирәсендә болытлар кабаттан куерды. Бу мәхәллә халкына төрле тиеш булмаган ярлыклар тактылар. Һәм көннәрдән беркөнне аны сүтеп тә ташладылар. Бу гамәлгә "автостоянка” хуҗалары шатлангандыр, мөгаен. Тик аларның куанычы озакка бармады. Биредә яңа мәчет торгызырга дигән карар кәефләрен күтәрмәгәндер, дип уйлыйм.
Бүген – 15 августта Татарстан Диния нәзарәте хезмәткәрләре – мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов һәм башкалар бирегә килеп, җирле халык белән очрашып сөйләштеләр. Кешеләр исә аларга мәчет төзелүгә каршы булмаулары хакында әйттеләр. Бары чүп савытларын гына якынрак урынга куюны сорадылар. Димәк, "Миргазиян” мәчете салыначак!
Хатыйп ГӘРӘЙ