Дөнья халкы Иранга хөрмәт белән карарга тиеш. “Иран инде атомлы дәүләткә әверелде”,-дип билгеләп үткән Президент хәзрәтләре Мисырда нәшер ителүче “Әл-Әхрам” хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында.
Мәхмүт Әхмәдинәҗатның сүзләренчә, Иран Израиль белән сугышырга җыенмый. “Безнең барлык кораллы көчләр илне саклау мәнфәгатен генә күз уңында тота”,-дигән Иран Президенты.
Соңгы берничә дистәләгән еллар эчендә Иран Президентының бу сәфәре Мисырга ясаган тәүге визиты булды. Озак еллар дәвамында шигыйлар җөмһүрияте Мисырда күпчелекне тәшкил иткән сөнниләр белән низагта яшәде. Мисыр Президенты Мөхәммәд Мурсинең соңгы вакытларда ислами сәясәт алып баруы ике илнең якынаюына китерде.
Мисырга килгәч, Мәхмүт Әхмәдинәҗат шигыйларның Каһирәдәге иң зур мәчетенә керде, биредәге илаһият мәктәпләрен карады. Тик ул мәчеттән чыккан чакта Сүрия гражданины аңа ботинка җибәрде, ләкин аяк киеме Иран Президентына тимәде, дип хәбәр итте Russia Today.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Курсави: каберен табу бурычы тора
"Казан басмасы”
“Иң яхшы садака – муллыктан бирелгәне”