Бу көннәрдә артистлар, сәхнә әһелләре Туфан Миңнуллинны «мәңгеләштерергә» план коралар. Аның әсәреннән балаларның котын очыра торган мультфильм эшләргә кызыгалар. Ул 80 миллион сум акча тора икән.
Зәңгәр экраннан мәгълүм артистлар авазы белән “кара карачкыларны” да күрсәттеләр. Газраил фәрештә бигрәкләр дә куркыныч. Моны да Зәйниев дигәнебез сәхнәгә куя икән. Аны карагач, милләтем, динем өчен янудан бөтен тәнемә ут капкандай булды.
Җәмәгать, кем ул Газраил? Аннан көләргә безнең ни хакыбыз бар?
Без иман китерәбез бит. Инандым Аллаһы Тәгаләнең барлыгына вә берлегенә, вә ышандым Аллаһы Тәгаләнең барлык фәрештәләренә: (Җәбраил – вәхи (хәбәр) китерүче, Газраил – җан алучы, Исрафил – сур өрүче, Микаил – җил, болытлар кубаручы, Кираман-Кәтибин – ике иңебездәге ике фәрештә) дип.
Иман шартын үзегез дә укып чыксагыз иде. Җәмәгать, Газраил фәрештәдән көлүне кабат сәхнәгә менгермәкчеләр бит. Бу – көферлек, балалар күңеленә дәһрилек орлыгы, оеткысы салу була бит. Безнең ни хакыбыз бар? Аллаһының хөкеменә вә биләмәсенә керергә омтылып мышнау бит бу. Күрә торып, фетнә чакыру бу!
Фәрештәләргә кизәнергә кем хокук бирде безгә? Кизәнеп караганнар иде, тик барып чыкмады. Язучысы да, сәхнәгә куючысы да, уйнаучысы да, театр хуҗасы да мәңгелеккә күчтеләр. Уйлап карыйк әле. Сез аларны беләсез. Фәрештәләр хакында мультфильм эшләргә ниятләнү – йөрәк яргыч бит ул. Пәйгамбәребезне мыскыллаудан да ерак киттегез. Тәмуг уты белән уйнамагыз, ул көйдерә. Аларның гөнаһларын кичерсәң иде, Раббым.
Җәмәгать, динебезнең асыл кыйммәтләрен ныклап өйрәнүгә күчик. Шулай эшләсәк, милләттәшләребезне, өммәттәшләребезне ялгышудан сакларбыз, иншә Аллаһ.
Әлмира ӘДИАТУЛЛИНА (Һәдия) “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы
ЗӘЙД ӘЛ-ХӘЙР