Мөселманнар - вәгъдәләрендә тугрылыкта.
Хәдис
Җәйнең җәйрәп торган бу мәлендә табигатьтәге – урман-кырлардагы, аланнардагы һәр үсемлек Раббыбызга шөкрана кылып, кешеләргә үзләренең чәчкәләрен бүләк итәләр. Шундый көннәрнең берендә “Ярдәм” мәчете инвалидларын, БЦП (балалар церебраль параличы) белән авыручыларны Казан янындагы урманлык аланлыгына – табигатькә экскурсиягә чакырды. Анда алар Сабан туе үткәрделәр. Йөгерештеләр, көянтә һәм чиләк белән су ташыдылар, аркан тартыштылар. Алай гына да түгел, футбол, волейбол ярышларына катнашырга да өлгерделәр. “Сабан туйчылар” биредә рәхәтләнеп ял иттеләр, урманда йөрделәр, сәламәтлеккә файдалы дару үләннәре җыйдылар. Яфраклары арасыннан елмайган кып-кызыл, мәмрәп пешкән җир җиләкләре белән дә сыйландылар.

Сабан туена Юдино бистәсеннән инвалидлар Асия Хисамова белән Фирдәүсә Каюмова да килгән иде. Алар бирегә килүләренә бик шатландылар.
Әлеге җыенны Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге җитәкчесенең сәламәтлек саклау буенча урынбасары Рафаэль Мифтахов ачып җибәрде һәм алып барды. Юдино бистәсе инвалидлары җитәкчесе Татьяна Николаева белән килгән инвалидлар да бирегә килүләренә шат булдылар. Алар да Сабантуй уеннарында актив катнаштылар.
Әлеге оешма вәкилләре “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка һәм Күрмәүче мөселманнар үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдиновага үзләренең истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.
Кеше күңелен күрүгә әллә ни дә кирәкми. Аз гынадан да күңел була, хәтер нурлана, балкый.

Аланлыкта аклык таратып, кашкарыйлар тирбәлә. Адәм баласына хөрлек һәм бәхет теләп тирбәлә алар.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
ЗӘЙД ӘЛ-ХӘЙР
Икрима Ибн Әбү Җәһил
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында