«Ярдәм» мәчетендә мөселман кызлары «Иман йорты» проекты һәм Мөслимәләр клубының эшчәнлеге турында сөйләште.
Моторлар гүләүдән елга буендагы камышлыктан ояларын калдырган ана үрдәкләр үзәк өзгеч аваз белән булачак бәпкә оялары өстендә әйләнәләр. Их, ярдәм итәсе иде үзләренә! Бу да сугышның оя туздыру дәһшәтенең шигарәсе, фаҗигасе иде. ...Күпердән 40 нчы Армия командиры Борис Всеволодович Громов күренде. Бераз сөзәкләнеп күтәрелгән иңкүлектә - Мәскәүдән килгән хәрби башлыклар, генераллар. Халык аны һәм солдатларны каршылый. Сөйләшү, аңлашу кыска. Шулчак тиз генә җаен табып, Громов белән беренче булып әңгәмә кордым. Татарстанны, татар сугышчыларын белә. Аның шәхси шоферы да татар егете булуын әйтте ул...

Гомерләр уза. Менә без тагын Матбугат йорты янәшәсендәге мәйданда, 25 елдан соң, байтак якташларыбыз белән очраштык. Әфган солдатлары да олыгаялар, кайсыларының чәчләре чаларган. Аларны бергә җыеп, котлау кирәкле шәйдер. Әмма аларның ташламалары бетерелүе эчне пошыра. Бик тә авыр яшәгәннәре бар бит аларның. Радиода әфганчы командир Руслан Солтан улы Аушевның чыгышы күңелләрне кузгатырлык иде. Ул төрле сугышларда катнашканнарның министрлыгы булырга тиешлеге хакында дәлилләп сөйләде. Тыңлаучылар аны хуплады.
Әле бит уллары мәңгелеккә күчкәннәрнең аналарының хәлен кем белә? Алай дигәннән, сугышчы егетләребезнең инде байтагы арабыздан китеп бара. Бу бик кызганыч, әлбәттә! Нишләмәк кирәк? Сугыш дигән ямьсез сүз, еллар узгач та, адәм балаларын куып тота.
Мәйданга килүче аналарның да сафы сирәгәя. Әфган сугышында катнашкан туташларыбыз да инде йөз ташлаган, үзгәргәннәр. Кайсыларының йөзләренә сагышлы сары өрфия ягылган. Венера, Гүзәлия - әле сафта. Гүзәлия – Медицина университеты доценты.
Әйтергә теләгән иң мөһим фикерем шул: Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашканнарны рәнҗетмисе иде! Ил кушкан, алар барган. Минем күңелемнән, күз алдымнан һич тә берәү китми.
Күперне чыгып, җиргә аяк баскач, сары бушлатлы берәү җирне үбеп, авызына туфрак капты. Менә, җәмәгать, ватан туфрагы да никадәрле газиз вә кадерле!
Әйе, "Кайталар, кайталар инде аккошлар” дигән җыр да бар. Алар быел да кайтачак, Аллаһы боерса. Канатлары каерылмыйча, һәр яз саен кайтсыннар инде, кайтсыннар. Ватан кушкан бурычны үтәүчеләрнең дә канатлары каерылмасын иде!
Башка мондый сугышлар кабатланмасын, кайгы-хәсрәт, югалтулар берәүнең дә ишеген какмасын иде, Раббым!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе,
"Ярдәм” мәчете

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде