Тик ул бәйрәм түгел, бәлки җәмгыятькә яныбызда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең дә булуы хакында искә төшерү билгесе.
Халыкара җәмәгатьчелек календарьда күпләгән истәлекле вакыйгаларны билгеләгән. Алар арасында Халыкара ак кул таягы көне дә бар.
Тик ул бәйрәм түгел, бәлки җәмгыятькә яныбызда физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрнең дә булуын искә төшерә торган үзенчәлекле билге булып тора. Аларның ярдәмгә мохтаҗлыгын һәм теләктәшлек күрсәтергә кирәк икәнлеген дә бу дата искә төшерә.
Күрмәүчеләрнең бер билгесе булган Халыкара Ак кул таягы көне АКШта 1970 елның 15 октябрендә Халыкара сукырлар федерациясе инициативасы белән барлыкка килә. Бөек Британиядә бу көн беренче тапкыр 1979 елның 15 октябрендә билгеләп үтелә башлый. Бөтенроссия сукырлары җәмгыяте Ак кул таягы көнен үткәрүгә 1987 елдан керешә.
Күрмәүчелек билгесе булган ак кул таягы тарихы 1921 елдан башлана. Бөек Британиянең Бристол каласында Джеймс Биггс исемле яшь фотограф яши. Көннәрдән беркөнне ул бәхетсезлек аркасында күзләрен югалта. Аңа яңа тормыш башларга кирәк була. Һәм ул кул таягы ярдәмендә шәһәр буйлап йөрергә өйрәнә башлый, тик ул тиздән аның кара таягына беркемнең дә игътибар итмәвен аңлый. Шул чагында ул әлеге таякны ак төскә буяп куя һәм ул таякны кешеләр күреп ала. Бу яңалыкны Англиянең күрмәүчеләре генә түгел, Европа, Америка, соңрак Россия сукырлары да эләктереп ала һәм алар ак таяк тотып йөрергә керешә.
Исегезгә төшерәбез: халыкара календарьда әле тагын мохтаҗларны онытмауны искә төшерә торган көннәр бар. Болар – сентябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләнеп уза торган Халыкара саңгыраулар көне, 13 ноябрьдәге Халыкара сукырлар көне, 3 декабрьдәге Халыкара инвалидлар көне.
Язма “Яндекс”тан алынды