Казахстанның Караганда өлкәсе мәчетләрендәге бөтен төр хәер яңа төзелгән иҗтимагый советлар тарафыннан контрольгә алыначак.
Караганда өлкәсе әкиматындагы экстремизмга каршы тору буенча консультатив совет утырышында төбәкнең прокуратура вәкиле Маргулан Калиакпаров хәбәр иткәнчә, бөтен төр сәдакалар – терлек, әйберләр, азык-төлек тә – исәпкә алыначак.
“Шәһәр мәчетләре каршында абруйлы аксаллар катнашында иҗтимагый советлар төзелү көтелә. Алар мәчеткә сәдака керүгә күзәтчелек итәчәк. Хәер акчасының нинди ихтыяҗларга тотылуын белү мөһим”, - диде өлкә прокуратурасының идарә башлыгы Маргулан Калиакпаров.
Өлкәнең Дин эшләре буенча идарәсендә аңлатканча, сәдака акчаларын контрольдә тотуга кагылышлы мәсьәләсе даими күтәрелеп тора.
“Берәүләр сәдака акчасын контрольдә тотарга кирәклеген әйтә. Башкалар мәчеткә килүчеләр тарафыннан бирелгән хәер акчасын санарга ярамый дип исәпли. Әмма “Дини эшчәнлек һәм дини берләшмәләр турында” законда дәүләт органнары яки иҗтимагый берләшмәләрнең мәчетләрнең финанс эшчәнлегенә катышу хокукына ия булуы турында берни язылмаган”, - ди Дин эшләре буенча идарәнең бүлек җитәкчесе Серик Тлекбаев.
Бу хакта “Казинформ” мөселман мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Татар-мөселман ир-ат исемнәре. Тулы исемлек.
Иске кара урман
Мөселман баласы