Казанның "Гаилә" мәчетендә көзге лагерь бара

Бу көннәрдә Гаилә мәчетенә көзге лагерьга 25 бала йөри. Иртәдән өйлә намазына кадәр ир балалардан һәм кызлардан торган аерым төркемнәрдә Айгөл һәм Нуршат хәзрәт Муллагалиевләр дин сабагы бирә.

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 02. Фото:dumrt.ru

Дәресләрдә балалар намаз уку тәртибен, зикерләрне, Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның сәхабәләре тормышыннан элек укыган гыйбрәтле хикәяләрне исләренә төшерә.

Мөгаллимнәр фикеренчә, кабатлап тормаганда мәчеттә алган белемнәр онытылырга да мөмкин, шуңа күрә ата-аналар, балам дин гыйлеме алсын, дип ниятләгәннәр икән, өйдә дә аларның намаз укуларын, гыйлем белән гамәл кылуларын таләп итәргә тиеш.

Җомга көнне 4 нче ноябрьдә өйлә намазына кадәр Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашында көзге лагерьның ябылу чарасы була. Рөстәм хәзрәт, белемнәрен тикшерү ниятеннән, балалар арасында ислам нигезләре буенча конкурс уздырачак, дип хәбәр итәләр мәчеттән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе