
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр Шурасы әгъзасы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин хәбәр иткәнчә, Аллаһу Сөбеханәкә Тәгалә һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) хайваннарга карата да яхшы мөгамәләдә булырга кушты.
“Бу Пәйгамбәрнең (с.г.в.) әмере. Бер хатынның көннәр буе ураза тотып, төннәр буе намаз укып та, үзенең мәчесен җәзалаган, аны ашатмаган өчен утка кергәнен без беләбез. Һәм бер кешенең намаз укымаса да, бер сусаган этне күреп, коега төшеп, үзенең аяк киеменә су салып эчерткән өчен җәннәткә кергәнлеген дә беләбез. Менә бу хәдисләр дә хайваннарга карата да яхшы мөгамәләдә булырга кирәклеген күрсәтә”, - диде З.Габдуллин.
“Шулай ук фикһ китапларында “Нәфәка” (содержание) бүлегендә 3 төрле нәфәка була дигән. Беренчесе – хатыннарга бирелә торган нәфәка, икенчесе – ата-анага, туганнарга һәм якыннарга бирелә торган нәфәка, өченчесе – хайваннарга бирелә торган нәфәка. Ул бүлектә: “Әгәр берәр мөселман үзенә асрарга хайван алды икән, ул аны тиешле рәвештә ризык һәм тора торган җир белән тәэмин итәргә тиеш”, - дип әйтелгән. Хайваннарны газаплау иң олы гөнаһка керә”, - диде хәзрәт.
“Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә махсус “Әнгам” (“Терлек”) сурәсен билгеләп үткән һәм әл-әнгам (терлек) дигән сүз түбәндәге сурәләрдә китерелә. “Ниса” сурәсенең 119 нчы аятендә, “Маидә” сурәсенең 1 нче аятендә,”Әнгам” сурәсенең 139-142 нче аятьләрендә, “Нәхел” сурәсенең 66 нчы, 80 нче аятьләрендә, “Хаҗ” сурәсенең 30-34 нче аятьләрендә, “Мөэминнәр” сурәсенең 21 нче аятендә, “Зумарә” сурәсенең 6 нчы аятендә, “Гаср” сурәсенең 79 нчы аятендә, “Шура” сурәсенең 11 нче аятендә, “Мухаммәд” сурәсенең 12 нче аятендә”, - дип аңлатып үтте З.Габдуллин.
Римма Гатина.