Билгеле булганча, Татарстанда мөселман балалары өчен Сабан туен уздыруны заманында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев башлап җибәрде. Узган елга кадәр ул хәзрәтнең туган ягы Балтач районы Бөрбаш авылында гына үткәрелеп килде. Анда инде ул бөтенроссия бәйрәме статусына ия.
2016 елның җәендә Бөрбашта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты һәм ул анда бу бәйрәмне Татарстанның башка төбәкләрендә дә оештырырга кирәк дигән фикер җиткерде. Президентның фикерен хуплап, быел мөселман балалары Сабан туен республикабызның дүрт төбәгендә үткәрергә булдылар. Ә инде барлык республиканы туплаган бәйрәм июль аенда Бөрбашта узачак.
Аксубай районының өч мәчетле Иске Кыязлы авылында үткән Сабан туйга бик дәрәҗәле кунаклар да кайткан иде. Алар арасында Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, «Гаилә һәм мәктәп» журналы баш мөхәррире Ркаил Зәйдулла, «Идел» журналы вәкилләре Радик Сабиров, Гөлүсә Закирова, Альбина Гомәрова, күпсанлы журналистлар Сабан туйны бик ошатып, яратып киттеләр, дип хәбәр итә "Идел" журналының рәсми сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел