Кичә Чувашия Республикасы Батыр районының Шыгырдан авылында яңа мәчет ачылды. Бу - авылдагы җиденче мәчет. Яңа мәчеттә 1300гә якын мөселман намаз укый ала.
Тантаналы чарада РФ Үзәк диния нәзараты рәисе Тәлгать Таҗетдин, Чувашия мөселманнары Диния нәзарәтләре җитәкчеләре Әлбир Кырганов һәм Татарстан Диния нәзарәте Рәисе Госман Исхаков, Идел буе федераль округының Чувашия Республикасы буенча федераль инспекторы Руслан Тихонов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Төркия Республикасы илчелеге каршындагы дин эшләре буенча киңәшче Бәкир Герек, башка төбәкләрдән килгән күп санлы кунаклар, авыл халкы катнашты.
Мәчет Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) сәхәбәләре исемен йөртәчәк. Мәчетне Төркия һәм Үзбәкстан осталары бизәкләгән. Аны ике ел төзегәннәр, төп ярдәмне «Булат» ҖЧҖ директоры Ринат Абдулвәлиев белән «Шыгырдан» сәүдә комплексы директоры Зөфәр Хәмитов күрсәткән, авыл халкы да булышкан. Мәчет төзелеше 50 миллион сумга төшкән.
Шыгырданда 6 меңгә якын кеше яши. Киләсе елда татар авылын зур вакыйга көтә. 2011 елда биредә икенче Бөтенроссия авыл сабантуе уздырырга ниятлиләр. Бу көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты шуный карар кабул иткән, дип хәбәр итә «Татар-информ»

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Татар-мөселман ир-ат исемнәре. Тулы исемлек.
Иске кара урман
Мөселман баласы