Нурлатта – Коръән укучылар бәйрәме

Май аенда иртәнге намазны Казандагы «Сөләй­ман» мәчетендә укыганнан соң без, бер төркем мө­сел­маннар, Нурлат шәһәренә табан юл алдык. Максатыбыз – бу районда

БӘЙЛЕ
2010 Июн 03

Май аенда иртәнге намазны Казандагы «Сөләй­ман» мәчетендә укыганнан соң без, бер төркем мө­сел­маннар, Нурлат шәһәренә табан юл алдык. Максатыбыз – бу районда балаларның яттан Коръән уку бәйгесен оештыруда б­улышу иде. Арабызда бүгенге көндә Казандагы Россия Ислам университетында мөгаллимлек кылучылар, җөмһүрия­тебездәге мөселманнар арасында м­әгъ­лүм зат­лар – Коръәнхафизлар Руслан Акшов белән Мө­хәм­мәтә­мин (Зиератшо) Давудов та бар.

Алар икесе дә үз 44,44 Kbвакытында азан әйтү, Коръән уку кебек бәйгеләрдә катнашып, бүләкле урыннарны яулаган шәхесләр. Әйтик, Казанда туып–үскән татар егете Рушан Акшов 2004 елда Җиддә шәһәрендә (Согыд Гарәбстаны Корольлеге) уздырылган халыкара Коръән укучылар ярышында катнашып, 6 нчы урынны яулады. 2008 елда Мәскәүдә Бәйсез Дәүләтләр Берлеге күләмендә үткәрелгән халыкара бәйгедә мәртәбәле 2 нче урынга лаек булды.

Моннан биш ел элек Таҗикстаннан Казанга килеп, Коръәнхафиз булу дәрәҗәсенә ирешкән Мөхәммәтәмин хәзрәтнең дә уңышлары аз түгел. Машинада баручыларның калганнары да жюри әгъзалары.

Дөресен әйтим, минем Нурлатка тәүге баруым. Шулай да районны Фатих Сибагатуллин җитәкләгән чорларда биредә уңай якка күп кенә үзгәрешләр булуы турында ишеткән идем. Әмма рухи үсешнең дә күтәрелештә икәнлеген белмәгәнмен булып чыкты. Кыскасы, якшәмбе көнендә иртәнге җидедә без инде Нурлатка килеп җитеп, андагы таштан төзелгән ике катлы Җәмигъ мәчете янында тукталдык.

Безне уртача буйлы, чандыр гәүдәле Абдулла (Альберт) хәзрәт Мортазин, кем әйтмешли, якты йөз, ипи–тоз белән каршы алды. Абдулла хәзрәт Нурлат районы мөхтәсибенең уку–укыту буенча урынбасары икән. Дөресен әйтим, бу көнне мин Абдулла хәзрәтнең эшчәнлегенә сокландым һәм шаккаттым. Ул кунакларны каршы алырга да, балаларны бәйгегә әзерләргә дә, конкурсны оста итеп алып барырга да өлгерде.

Безгә шуны ирештерделәр: тумышы белән Нурлат шәһәреннән булган эшмәкәр Илнур Вәлиев (ул хәзер Казанда эшли һәм яши) беркөнне Татарстан Диния нәзарәтенең Хәйрия фонды бүлеге җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитовка үзенең туган төбәгендә үткәрергә җыенган бәйгене оештыруда булышуын сорап мөрәҗәгать иткән икән. Менә шул сәбәпле, без 16 майда Нурлат районына аяк атладык.

Иртәнге якта ук Нурлатның Җәмигъ мәчетенә матур итеп киенгән балалар агыла башлады. Малайлар –түбәтәйдән, кызлар яулыктан һәм озын күлмәкләрдән иде. Итагатьле итеп исәнләшәләр. Араларында урта һәм олырак яшьтәге кешеләр дә күренә. Фарыз залында ак сакаллы, уртача буйлы, күркәм йөзле бер абзыйны очратып, аның белән гәпләшеп алдым. Нурлат районының Кизләү авылы имамы Вәзыйх хәзрәт Мостафин булып чыкты ул. 75 яшь тулган инде аңа. Чаллыда эшләгән һәм яшәгән. Шундагы «Ак» мәчеткә йөреп, динебезне өйрәнгән. Туган як туфрагы тартып кайтарган аны. Коръән уку бәйгесенә 20 баланы алып килгән.

«Мондый конкурслар бик кирәк, аеруча авыл балаларына, бәйрәм инде бу алар өчен. Алар биредә үзара аралаша, үрнәк, тәрбия ала. Без әле быелның февраль аенда гына Коръәнне өйрәнүче балалар төркемен оештырып җибәрдек. Араларында шактый өметле балалар бар.Аллаһы боерса, безгә алмашка намазчы, догачы балалар үсеп чыгар алардан дип куанабыз», – диде Вәзыйх ага. Вәзыйх абыйның әтисенең әтисе Кизләүдә мулла вазифасын үтәгән. Шуңа күрә дә аны нәселдән килә торган имамәтчелек хисләре туган авылына тартып кайтарган.

Сафия абыстай Гайнуллина конкурска Якты Күл дигән авылдан 18 бала алып килгән. Үз авылларында мәдрәсәнең булуына чиксез куануын әйтте ул. «Безнең ике балабыз мәктәпкә укырга да кермәгән әле, ә үзләре 5 сүрәне яттан белә инде. Балаларга башта гарәп хәрефләрен өйрәттек, аннары иҗекләп укырга керештек. Шулай ук намаз тәртипләрен дә төшендерә башладык. Быел авылда дини җәйләүләр дә оештырырга ниятлибез», – диде Сафия абыстай.

Бу көнне йөкнең иң авыры жюри өстенә төшкәндер, мөгаен. Әйтик, нибары 10 кешедән торган хөкемдарларга кыска гына вакыт эчендә 150 дән артык ир һәм кыз баладан Коръән укытып карарга да, аларга сораулар биреп, дини әзерлекләрен тикшереп өлгерергә дә кирәк иде. Илдар хәзрәт Баязитов җитәкчелегендәге җюри бу олы гамәлне лаеклы рәвештә башкарып чыкты. Җиңүчеләргә шактый зур бүләкләр – ноутбуклар, велосипедлар, фотоаппаратлар, кәрәзле телефоннар әзерләнгән иде.

Ир балалар һәм кызлар арасында өч номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. 10 сүрәгә кадәрге номинациядә беренче урынны ир балалардан – Шәрифулла Сафиулин, кызлардан – Гайшә Шәйнурова, 20 сүрәгә кадәр белүчеләрдән – Илшат Хәлиуллин, Ләйсән Насыйрова, 20 сүрәдән артык белүчеләр арасында Нәфис Хаҗиев, Хәнифә Саттарова җиңүче дип табылды. Шунысы игътибарга лаек: Коръәнне шактый шома укучы рус егете Александр Обороткинга тамашачыларның бүләген (кәрәзле телефон) алу насыйп булды. Балаларга барлыгы 21 кыйммәтле бүләк тапшырылды.

Хәер, бәйгедән, бер бала да бүләксез китмәде. Аларның һәммәсенә дини эчтәлектәге китаплар һәм аудио дисклар бирелде. Иганәче, ягни бәйгенең матди ягын кайгыртучы Илнур Вәлиевнең сөйләвенең караганда, балалар өчен мондый конкурс үткәрү фикерен аңа үзе дә бик диндар, тәкъва булган апасы Зөлфия Хөсәенова ирештергән. Зөлфия ханымның улы Айрат РИУны тәмамлаган, Төркиядә дини белем алган мөселман кешесе икән. Алар бергәләп узган елда бәйгенең беренчесен үткәргәннәр.

Ә быел аны зуррак күләмдә оештырырга ниятләгәннәр. «Жюрины Казаннан алып килергә киңәш бирделәр, чөнки бу өлкәдә башкалабызның, Чаллының тәҗрибәсе зур. Чынлап та, жюри бик көчле», – диде үзе дә 2002 елдан намаз әһеле булган Илнур Илдус улы. Минем: «Күп кенә байларыбыз әле дингә килергә дә, бу изге юлда күп чыгымнар сарыф итәргә дә куркып торган заманда Сез ничек итеп шулкадәрле акча чыгарып бирә алдыгыз?», – дигән соравыма Илнур әфәнде: «Барысы да Аллаһы Тәгаләдән. Менә бүгенге бәйгедә үзем дә ихлас күңелдән шатлык хисләре кичерәм, чөнки миңа Хак Тәгалә акчасын эшләргә дә, зәкятен түләргә дә, конкурсларын үткәрергә дә насыйп итә. Хәзер менә балаларның укытучыларына күбрәк игътибар бирергә кирәк дип уйлыйм, чөнки алар бүгенге көндә Аллаһының рәхмәтен өмет итеп эшләп йөрүчеләр. Авылга барып кайту өчен генә дә аларның никадәрле акчасы чыга», – дип җавап бирде.

Эше сүзләреннән аерылмый Илнур кардәшнең. Бәйгенең ахырында ул 6 мөгаллимәгә 25 әр мең сум акча салынган конвертлар тапшырды. Ә бүләкләр алган балаларның сөенечен күрсәгез иде сез! Миңа бигрәк тә Югары Нурлаттан килгән 8 яшьлек Нәфис Хаҗиевнең үзеннән аз гына кечерәк ноутбукны дулкынланып күтәреп йөрүе нык тәэсир итте. Шундый зур бүләк алуына ул әле һаман да ышанып бетмичә, телсез калып йөри сыман тоелды. Балалар эчләреннән генә үзләренә шундый бүләкләр биргән Аллаһыга һәм абый–апаларына рәхмәтләр укыйлар иде булса кирәк.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Июл 01
Июн 25
Июн 17
Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе