Норлатта үтерелгән егетләр мәчеттән куылган булган

Чистай мәчете имамы Алмаз хәзрәт Шәрифуллин Норлатта атып үтерелгән егетләрнең мәчетләрдән куылуын әйтә. Ул егетләр Чистай мәчетенә йөрдеме? - Алар

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 30

Чистай мәчете имамы Алмаз хәзрәт Шәрифуллин Норлатта атып үтерелгән егетләрнең мәчетләрдән куылуын әйтә.

Ул егетләр Чистай мәчетенә йөрдеме?

- Алар элек матур гына иттереп мәчеткә килгәлиләр иде. Матур дип инде... башта ук йөргәндә тайпылышлары булды. Күбесе элекке җинаятьчел төркемнәргә (группировкаларга) караганга сәерлекләре сизелде.

- Нинди сәерлекләре?

- Элек җинаятьчел төркемнәргә йөргәч, аларның сугышка тартымы бар һәм шуңа алар мәчеткә йөри башлагач та, үзенә тынгы таба алмый иде. Кайберләрен инде төрмәгә ябып тәртипкә дә утыртып карадылар. Аларның төркемнәреннән кемдер Пакстанга да барып кайтты. Җиһад дип тә кычкырып йөрделәр.

- Ә алар нинди җинаятьчел төркемнәргә карыйлар иде?

- Элекке вакытта, 90нчы елларда җинаятьчел төркемнәр бар иде бит... Бу ислам белән бәйле түгел. Шунда йөргәч, алар исламга килгәч тә экстремизмга тартыла башлады. Мәчеттә дә ислам төркемнәре барлыкка китермәкчеләр иде. Бер мәчеттән кугач, икенчесенә киттеләр, аннан да кугач безнең мәчеткә килделәр...

- Ни өчен бар мәчеттән дә кудылар?

- Чөнки алар «без яшьләрне җыябыз да ислам төркемнәре оештырабыз» дип сөйли иде. Моны бабайлар һәм гомумән акыллы кеше аңлый алмый. Шуңа күрә кудылар да. Сугыш, җиһад, Аллаһы юлында шәһит булырга кирәк дип әйттеләр. Элек җинаятьчел төркемнәрдә торгач аларга корал табу да авыр түгел бит инде. Кайберләре ниндидер юл белән Пакстанга китеп интихарчы булу өчен анда да әзерлек узганнар.

- Ә бу хакта кайдан белдегез?

- Аны күзәтүче органнар бар, без аны беләбез бит. Әле күптән түгел кайберләре төрмәдән генә чыкты.

- Ә алар нәрсә өчен утыртылган иде?

- Анысын хәтерләмим. Әмма ислам белән бәйле түгел иде. Ислам дигәннән алар традицион исламга карамады, күбрәк ваһабичылыкка тартылган егетләр булды.

- Бу нәрсәдә чагылды?

- Үзләренең тотышлары, сөйләмнәре, кайсы галимнең сүзе дөрес булуы хакынданы фикерләреннән. Имам буларак, аларны белеп була иде. Бу егетләр Хизб ут-Тәхрир кебек партия төзүчеләрне дә яратмадылар. Нәкъ ваһабичылыкка тартымнары булды.

- Ә мәчетләрдән куылгач алар җомга намазларына кайда йөри иде?

- Алар Русия кебек дәүләт эчендә мәчетләргә йөрү хәрәм дип әйтә башлады. Безне кәферләргә чыгарып, кайсылары спорт залларда җыелды, кайсылары бөтенләй намаз да укымый иде. Кемдер аларны Пакстанга җибәреп, файда алмакчы булган.

"Азатлык Радиосы"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе