 
Русия мөфтиләр шурасы рәис урынбасары Марат Мортазин Текстильщики районында мәчет төзүгә каршы имза җыючылар төзелешкә комачаулый алмас дип өметләнә.
Русия башкаласының Текстильщики районында мәчет төзүгә каршы чыгучылар узган шимбә көнне урамда чара үткәреп төзелешкә каршы бер меңләп имза җыйды. Чараны оештыручылар әйтүенчә, анда биш йөзләп кеше катнашкан.
Шул тирәдә яшәүчеләр машина куярга урын кими һәм этләрне иркенләп йөртеп булмаячак дип борчыла икән.
Протест чарасын оештыручылар шулай ук Мәскәү хакимиятенең элегрәк биредә җир астында коммуникация челтәрләренең булмавын сылтау итеп чиркәү төзергә рөхсәт бирмәгәнлеген дә әйтә.
Алар шулай ук бу урынның районда бердәнбер яшеллек утравы булып калганлыгын мәчет төзүгә каршы дәлил итеп китерә.
Азатлык радиосы мәчет төзелеше тирәсендәге вәзгыять турында Русия мөфтиләр шурасы рәис урынбасары, Мәскәү ислам университеты ректоры Марат хәзрәт Мортазин белән сөйләште.
Марат хәзрәт, Текстильщики районында мәчет төзүгә каршы имза җыялар икән. Бу турыда нәрсә әйтер идегез?
Мәскәү өчен гадәти хәл инде бу. Америкада да мәчеткә каршы чыгалар инде. Нишләп Мәскәүдә чыкмасыннар ди.
Имза җыю анда мәчет төзүгә комачауламас, зыян итмәс дип уйлыйсызмы?
Анысын Алла белә инде. Без ике ел элек Мәскәү хөкүмәтенә мөрәҗәгать иткән идек. Алар безгә җавап бирде. Берничә урыннан җир күрсәттеләр. Шулар арасыннан без әлеге җирне иң уңайлысы дип таптык. Хәзер бөтен кирәкле процедураларны үтәбез, Алла бирсә. Минемчә, Аллаһы Тәгалә юлында булган кешегә Алла үзе ярдәм итәр. Бәлки бу вакытлыча шундый бер дулкын гына булып чыгар. Үзебезнең эшебезне дәвам итәргә ниятләнәм. Минемчә мәчетләр булмау Мәскәүгә зыян гына китерәчәк.
Күптән түгел үткән Ураза гаетендә дә мәчетләргә сыймаган мөселманнарның урамда намаз укуына күп кенә мәскәүләр ризасызлык белдергән икән.
Гафу итегез, Мәскәүдә 600-ләп чиркәү булганда һәм алар буш торганда, дүрт кенә мәчет җитәме инде ике миллион мөселманга? Шуңа күрә мин Мәскәүдә мәчетләр күп булса, беркем дә шәһәр уртасында метроларны туктатып, трамвайларны туктатып комачаулык тудырмаячак дим. Безгә бүгенге көндә Мәскәүдә кечкенә мәчетләр булуы бик мөһим. Бу халыкны да тынычландырачак. Хәзер Җәмигъ мәчетендә төзекләндерү эшләре барганда халыкка да намаз укырга кирәк. Алла юлын каплап булмый.
Ниндиерәк мәчет төзергә җыенасыз анда?
Җир бирелгәч проектларны җәмәгатьчелеккә күрсәтербез. Аерым бер мәчет була инде. Кимендә 3 мең кешене сыйдырышлы булыр дип торабыз.


 Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк». КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы. Ул тиле түгел!..
Ул тиле түгел!.. Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем" Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы Милләтара дуслык, Ватан теле
Милләтара дуслык, Ватан теле Тәкъвалык хакында
Тәкъвалык хакында Тәравих намазы
Тәравих намазы Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый? Хөсәен Фәезханов
Хөсәен Фәезханов Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы Рамазан ае - сабырлык ае
Рамазан ае - сабырлык ае Дуслар
Дуслар Килен - кайнана
Килен - кайнана Рухи чисталык
Рухи чисталык