Мәрхәмәтле кеше икәнсез!

Хөрмәтле редакция! Сезгә беренче группа инвалид, 25 ел хәрәкәтсез хәлдә тормыш кичерүче 1953 елда туган Әнфәс Гыймадиев рәхмәт хаты яза. Нәрсә этәрде

БӘЙЛЕ
2010 Июн 05

Хөрмәтле редакция!

Сезгә беренче группа инвалид, 25 ел хәрәкәтсез хәлдә тормыш кичерүче 1953 елда туган Әнфәс Гыймадиев рәхмәт хаты яза.

Нәрсә этәрде соң мине бу юлларны язарга дисәгез: моннан дүрт ел элек хәлемне белергә, миңа гел ярдәм итеп торучы Әлмәт шәһәренең танылган аксакалы исеме алган беренче группа сугыш инвалиды Мәхмүт бабай (аңа хәзер 94 яшь) үзенең Казанда яшәүче улы Ибраһим белән килеп керде. Ибраһим белән таныштык, бик күп сөйләшеп утырдык, ул «Кол Шәриф» мәчетенең әһеле булуын әйтте, анда бик күп вәгазь сөйләүче бик галим, хөрмәтле һәм мәрхәмәтле имам турында сөйләде. Шуннан башлап, Ибраһим Казаннан әтисенең хәлен белергә кайткан саен миңа да кереп йөри башлады. Ел саен Рамазан ае җиткәндә бер бик зур пакет белән бүләк алып килә (фитра садакасы). Бусы безнең Казан шәһәренең башлыгы Илсур Рәис улы Метшиннан, диде. Мин аны шаяра, күңелемне күтәрергә тырыша дип уйладым, үзенә шигемне сиздермәдем. Әмма бүләгендә Илсур Рәис углы Метшинның тәбрикләү открыткасы да бар иде. Шуннан бөтен шигем таралды һәм менә бу хатны язарга уйладым. (Хат минем сүзләрдән языла, аны иптәшем кәгазьгә төшерә, чөнки мин бит бөтенләй хәрәкәтсез ятам). Ибраһим: «Бүләкләр бик күп була. Илсур Рәис улы аларны «Кол Шәриф» мәчетенә җибәрә, шуннан гарипләргә, ятимнәргә, мохтаҗларга өләшәләр», – дип аңлатты.

Минем тагын бер кат күңелем тулды, шундый күп рәхмәт, мәрхәмәт уянды Илсур Рәис углы Метшинга, язмыйча булдыра алмадым. Казан хәтле Казанда мэр булып эшләп, безнең ише кимсетелгән кешеләрне дә уйларга вакыт табып, малын җәлләмичә, нинди зур хөрмәт күрсәтәсез, нинди зур мәрхәмәтле, олы күңелле кеше икәнсез, Илсур әфәнде! Безнең дә бит шәһәрдә башлыклар бардыр, 25 ел эчендә бер кош теледәй сәлам хаты да алганым булмады алардан.

Хөрмәтле Илсур Рәис улы!

Аллаһы Тәгаләнең нинди изге рәхмәтләре бар, барысы да сезгә төшсен иде! Сезгә, хәләл җефетегезгә, сабыйларыгызга, туганнарыгызга, бергә эшләүче иптәшләрегезгә, барча Казан халкына нык сәламәтлек, бәхет, шатлык һәм уңышлар бирсен Аллаһы Тәгалә!

Үзегезнең миһербанлы булуыгыз белән күпме кимсетелгән кешеләрнең күңеленә шатлык-бәхет тойгылары саласыз, Сез искиткеч мәрхәмәтле кеше икәнсез!

Аллаһы Тәгалә Сезгә эшегездә ышанычлы иптәшләр, зур уңышлар, олугтан-олуг дәрәҗәләр бирсен, барлык изге теләкләрегезгә ирешегез!

Гаиләгез белән гомерегез буена тигезлектә, шатлык-бәхеткә күмелеп яшәгез! Амин.

Хөрмәт белән, Әнфәс Гыймадиев, Әлмәт шәһәре, Речная ур, 12.

Тел: 328443


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе