Мин үземнең аркадашым белән зур булмаган хайван чалу һәм ит эшкәртү пункты ачмакчы булам. Хәзерге вакытта планлаштыру һәм проектны раслау эшләре алып барыла. Баштан ук һәммәсен дә дөрес итеп башкарасы килә. Без инде голландлар, французлар тарафыннан тәкъдим ителгән электр белән үтерү һәм кыру машиналарын сүндердек. Әмма «хәләл»нең мәгънәсе төрлечә... Казах картлары аны бер төрле аңлата, муллалар-башкача, сертификат таләпләре-өченче төрле. Киңәш бирсәгезче. Хәләл ризыкка нинди таләпләр куела? Суела торган хайванның башына географик яктан юнәлеш биреләме? Ерик, Казахстан
Таләпләргә килгәндә, сезгә хәләл ризык җитештерү белән шөгыльләнүче оешмаларның махсус әдәбиятын һәм документларын өйрәнергә кирәк. Дөрес, аермалар булырга мөмкин. Аларда төрле аңлатмалар да булуы ихтимал. Шуларны өйрәнеп, сез үзегезгә иң кулай вариантны сайлап алырга тиешсез. Биредә иң мөһиме- Раббыбызның исемен искә алып, хайван муенындагы төп артерияләрне кисү. Терлек башының юнәлеше алай ук мәҗбүри дә түгел.
Монда Аллаһ рөхсәт биргән нәрсәләр -хәләл, тыйганнары хәрам дигән мәсләктән чыгып эш итү мәслихәт. Ә тыелган ризыкларга -үләксә ите, кан, дуңгыз ите, Аллаһ исеме белән чалынмаган терлек, буып яисә башка хайван тарафыннан үтерелгән, югары вольтлы электр тогы белән һәлак ителгән, бәрелеп һәм егылып үлгән хайван ите керә. Ерткыч җәнлекләрне (бүре, юлбарыс, арыслан һәм башкалар) һәм ерткыч кошларны (лачын, карчыга, бөркет һ. б.), эт, ишәк һәм качыр итләрен куллану шулай ук тыела. Мөселманча чалынган хайванның гениталиеләрен, эчке секреция бизләрен, үт һәм бәвел куыгын ризык итеп кулланырга ярамый.
Мөселманнарга ите ризык буларак тәкъдим ителгән терлекне төрле дин һәм милләт вәкилләре дә чалырга мөмкин. Шунысы бар: мөселман булмаган кеше дә хайванның муен артерияләрен кискәндә «Бисмилләһ, Аллаһу әкбәр» сүзләрен әйтергә тиеш.
Җавапларны Мәскәүдәге Мемориаль мәчете имамы Шамил хәзрәт ГАЛӘВЕТДИН әзерләде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык