Тылсымлы бишек

Бу шигырь "Ярдәм" укыту-тернәкләндерү үзәгенә курслар килгән Балтач кызы Чулпан Габделганиеваныкы. Ул аны алты ятим баланы берүзе тәрбияләп үстергән газиз әнкәсе Гөлнур апага багышлый (әтиләре яшьли үлгән). Әниләр көненә турылап, Чулпанның шигырен укучыларыбызга да тәкъдим итәбез. Сез дә балачакларга кайтып килерсез...

Читайте также
2016 Ноя 25

Әнкәй, мине моңнар көйләп

Йоклат әле бишегеңдә.

Бүген никтер сабый булып

Тибрәләсе килә менә.

Читтә торсын онытылып

Шаулы тормыш мәшәкате.

Артта калсын авырлыклар,

Тибрәт әле, әни, мине.

Дөнья тулы бу сагышлар

Урап алган җир йөзен.

Кайчак ишелә авырлыклар

Яшәү өметен өзеп.

Өмет әзелгәндә бу тормышка

Кайтарасың һәрчак, син, әни.

Юатасың үскән балаңны да

Балам, диеп, көйли-көйли.

Бишек тавышы кирәк бүген,

Бик сагындым, юксындым.

Хәле киткән йөрәгемә

Яңадан көч бирер идең.

Әнкәй, мине моңга көйләп

Йоклат тылсымлы бишектә.

Бар дөньямны онытып, тынып,

Бишек җырын ишетәсем килә.

Чулпан Габделганиева.

Июл 25
Июл 24
Июл 24
Июл 24
Июл 21
Июл 21
Июл 20
Июл 20
Июл 19
Июл 19
Июл 19
Июл 18
Июл 18
Июл 18
Июл 18
Июл 17
Июн 30
Июн 30
Июн 30
Июн 30

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19

Дек 14
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга "Ислам info" "Медиа торкеме" ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту "Ариф" студиясе