Ашыкма, әби, чыгырыңнан чыкма,
Вакыт җитәр, бәлки күрерсең.
Меңнәргә исламча яшәүне
Өйрәткән абыстайның
Тормыш юлын шунда белерсең.
Экранда кыска бер мизгелдә
Күрсәттеләр соңгы сәфәрне.
Әле ярый, шуны күреп калдың,
Риза бул да, диген афәрин.
Артист түгел бит ул, көннәр буе
Аның тормыш юлын сөйләргә.
Беренче булып дингә ул өндәде,
Китаплары һәрбер өйләрдә.
Безнең ил шундый ул,
Тукайның да күпме иҗат эшен юк итте.
Ниһаять, олуглап искә алу өчен
Бер гасыр үткәч, вакыт җитте.
Рәшидә абыстайны искә алырлар әле
Ислам дине туры юл алгач.
Икеләнәбез, юллар бүлгәләнде,
Чат итеп аңлату булмагач.
Рәшидә абыстайга карында ук
Ислам дине кергән миенә.
Динебез, йолабызны саклау өчен
Чиксез хезмәт итте иленә.
Намаз китапларын, шигырьләрен
Һәр мөселман булган кешедә.
Өйрәнәбез, динебез алга китәр,
Тыныч бул, абыстаебыз Рәшидә.
Намазларны, ислам йолаларын
Меңнәр, абыстай, синнән өйрәнде.
Салкынча гына озатуларын күреп,
Йөрәгемне утлар биләде.
Илебез шундый,
Бер көн белән яши,
Сездәйләрне сирәк таныйбыз.
Җыр-биюләр алгы планнарда,
Җан азыгын искә алмыйбыз.
Сугыш чоры хезмәтчесе дә син,
Нинди авырлыклар күрсәң дә,
Дингә тугры булдың, намаз, уразаны
Калдырмадың, кайда йөрсәң дә.
Замана дип, күбебез аклана,
Син дә замананың колы соң?
Тугры юлың белән динне куәтләүдә
Барыбыздан да, абыстай, олуг син.
Җәннәттә бул, күпме сөйләсәң дә
Сүзләр бетми синең турыда.
Иман белән үтсәк, бәлки күрешербез
Аллаһының мәңгелек урынында.
2016 елның Рәҗәп ае
Җомга көнне гүр иясе булды.
Шулай салкын озатуларын белеп,
Күзләремә кайнар яшьләр тулды.
Сәмәвия Сафиуллина,
Йошкар-Ола шәһәре.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел