Камал театрында Миңгол Галиев кичәсе булачак

Татарның җыр сәнгате үсешенә, артистлар тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш керткән җырчы һәм педагог-профессорны гаять күп төбәкләрдә

БӘЙЛЕ
2012 Фев 10

Татарның җыр сәнгате үсешенә, артистлар тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш керткән җырчы һәм педагог-профессорны гаять күп төбәкләрдә чыгышларын ишетеп, үзен күреп беләләр.

20 февральда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, РФ югары һөнәри мәктәбенең мактаулы хезмәткәре, педагог-профессор Миңгол Галиевның 70 яшьлегенә багышланган кичә булачак.

Юбилей концертында Айдар Галимов, Фердинанд Сәлахов, Рөстәм Закиров, Рәсим Низамов, Закир Шаhбан, Ләйсән Гыймаева кебек татар hәм башкорт эстрадасының танылган артистлары, «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры, «Казан» бию ансамбле һ.б. катнашачак. Миңгол Галиев кичәсе кичке 7 нче яртыда башлана, билетлар мәсьәләсендә белешмәләр өчен телефон: 293-03-74.

Искәртеп үтәбез: Миңгол Вәгыйз улы Галиев 1941 елның 27 августында Татарстанның Мамадыш районы Иске Комазан авылында дөньяга килгән. Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын тәмамлаган, танылу алган җырчы (тенор) М.Галиевның төрле елларда исеме алыштырылган Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультетында күп еллар педагогик, фәнни хезмәтләр (алар 50дән артык) белән бергә концерт һәм музыкаль-агарту эшчәнлеге алып баруы, музыкаль конкурсларда жюрида эшләве мәгълүм. Аның шәкертләренең күпчелеге республика, Бөтенроссия, халыкара дәрәҗәдә лауреатлар һәм дипломантлар булды, мактаулы исемнәр бирелде. Татарның җыр сәнгате үсешенә үзеннән зур өлеш керткән Миңгол Галиевның җырлавын, ә аның репертуарында композиторларыбыз һәм халкыбыз иҗат иткән 800дән артык әсәр, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Әстерхан, Ижевск, Пермь, Екатеринбург, Саранск, Ухта, Воркута, Омск, Оренбург һәм илебезнең Татарстаннан читтәге бик күп төбәкләрендә, шулай ук Баку, Кишинев, Таллинн кебек якын чит илләр башкалаларында ишетеп, үзен шәхсән күреп беләләр. Гастрольләр белән ул төрле елларда Чехословакия, Төркия, Япония, Болгария, Румыния, Швеция илләренә булган. Фондларда исә аның башкаруында 100дән артык татар җыры, мөнәҗәтләр саклана.

Милли музыкаль сәнгатьтә якты эз калдырган Сара Садыйкова, Бату Мулюков, Салих Сәйдәшев, Габдулла Рәхимкулов, Таһир Якупов, Рахилә Мифтахова кебек фидакарь затларыбызга багышланган фәнни мәкаләләре Миңгол Галиев авторлыгында басылып чыгуын да әйтеп үтү урынлыдыр дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе