Кичә Казанның "Рубин" футбол клубы рәсми сайтында УЕФА Европа лигасы төркем этабында "Рубин" - "Ливерпуль" матчына билетлар сатыла башлады. Уен 5 ноябрь көнне була һәм 21.00дә башлана.
Алда көтелгән матчның әһәмиятен истә тотып, тиешле билет программасы эшләнгән: билетларның бәясе 500дән алып 6 мең сумга кадәр тәшкил итә. Хәзерге вакытта электрон билетларны сату бара, аларны чыгартырга һәм стадионга кергән вакытта күрсәтергә кирәк. Икенче атнада Kazan-Arena, Үзәк стадион, "Яшьлек" һәм "Җиңү проспекты" метро станцияләрендә оригиналь бланктагы билетлар сату башланачак. Тиздән аерым категория булып скайбоксларга билетлар сатуга чыгарылачак.
Уенга билетлары булган "Рубин" җанатарлары матч көнне шәһәр җәмәгать транспортында бушлай йөри ала, дип хәбәр итә казанлыларның матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры