Роза Әхмәтхан кызы Мортазина Биектау районының Тимерче авылында туа. Әтисе Әхмәтхан абый балалар йортында үсә, әнисенең әтисе исә мөэзин була, әбисе намазын калдырмый.
Роза ханым 2008 елда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Аннары ул “Сөләйман” мәчетендә күрмәүчеләрне укыта башлый. Хәер, башта ул үзе Мәликә ханым Гыйльметдиновадан Брайль системасын өйрәнә. Соңрак күрмәүчеләргә гарәп телен, сираны, фикһ фәннәрен укытырга керешә.
Иркенҗан Тураев дигән кардәшебез Таҗикстаннан килеп, быел динебезне өйрәнү максаты белән “Ярдәм” мәчетендә укый башлады. Хыялы бар – мәчет төзү максаты белән йөри. Укырга өйрәнеп килә. Хәзер татарча да, русча да сөйләшә башлады. Брайль системасын өйрәнеп, Коръән укырга кереште инде. Сөенече эченә сыймый. “Сезнең изгелегегез үзгезгә кайтсын”,-ди Иркен әфәнде. Ә без һәр изгелекнең сәдака икәнлеген беләбез.
p>Суфия Зиннур кызы Воробьева - шулай ук мөгаллимә. Ул башта "Сөләйман" мәчетендә балаларның җәйге лагерьларына бөтен күңелен салды, аларны әдәп-әхлакка өйрәтте. Хәзер ул "Ярдәм" мәчетендә хатын-кызларны намаз, Коръән укырга, йорт хуҗалыгы дәресләрендә үсемлек орлыклары белән төрле бизәкләр ясарга өйрәтә.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы