“Мөслимә” мөселман хатын-кызлары оешмасы активистлары бу көннәрдә гел очрашып, фикерләшеп торалар. Шуларның берсендә Коръән укыдык, халыкка – күршеләребезгә, туганнарыбызга әхлакый һәм рухи тәрбия бирү юллары хакында сөйләштек.
Аерым басым ясап шуны әйтү мәслихәт: Мәүлид аенда көн саен Пәйгамбәребезнең тормышы турында укыдык, салаватлар әйттек, аның хакында язылган китапларны халыкка тараттык.
Сез биредә динебез алга барса иде, үрнәк һәм өлге булып, үзара дус һәм тату яшәсәк иде, гыйлемебезне дә арттырсак иде дип җан атып йөрүче кайбер фикердәшләребезне күрәсез.
Сугышлар булмасын, динара, милләтара дуслыгыбызны бир, дип Раббыбыздан сорап, дога кылабыз.
Әлмира ҺӘДИЯ, “Ярдәм” мәчете

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Буа мәдрәсәсе чакыра
Хәерле иртә теләүче Илдар Кыямов
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан