Кемнәр генә дәү әниләрен хәтерләми икән? Без бәләкәй чактан ук авыл әбиләрен күреп үстек.
Әниләрнең бәбиләре авырса: «Бар, балам, фәлән әбиеңне чакыр әле»,-дип кендек әбисенә җибәрәләр иде.

Авылның күркәм әбиләре бар иде. Байтагы гарәпчә дә, фарсыча да укыйлар иде. Ак яулыкларын җилфердәтеп, чишмә суына да, Бакыр коега да барып кайталар иде. Язын Габекәй урманлыгына чыгып, мәтрүшкәсен, башка төр үсемлек яфракларын җыеп, кышлыкка дип сак кына киптереп тә куялар иде.
Шушы көннәрдә андый әбиләрнең берсен очратып, күңелем хушланды. Марзия әбекәй ул. Усаклык бистәсендә аны беләләр, күпләрнең ул кидәшчесе дә. Раилә белән Рафаилнең ике улы үсеп килә. Күптән түгел алар яңа фатирга күчкәннәр иде. Өйгә Коръән укытырга дип Марзия апаны чакырганнар.
Абыстай җиренә җиткереп, башта “Әр-Рахман”, аннары “Ясин” һәм “Тәбарәк” сүрәләрен укыды һәм мәгънәләрен дә аңлатып бирде. Бик күркәм мәҗлес булды ул.

Милләтебездә менә шундый Коръән уку мәҗлесләре булып тора. Яшьләр дә әбиләренең хәерле гамәлләрен өйрәнеп, дәвам итәләр. Үзләре дә әкренләп, Коръән укырга өйрәнү өчен тартыла. Мондый күркәм гореф-гадәтләребез онтылмасын, алар күркәм рәвештә дәвам итсен дигән теләктә калабыз.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы