Нияз хәзрәт Сабиров, чарага килүчеләрне сәламләп, үлгәннәрне искә алу саваплы эш икәнен әйтеп, галимнең фән һәм белем, мәдәният һәм мәгърифәтчелекне таратуга куйган саллы өлешен билгеләп үтте. Каюм Насыйри кабере янына килүчеләр, Коръән аятьләре укыганнан соң, аның рухына бергәләп дога кылды. “Шунысы игътибарга лаек: быел Каюм Насыйриның чардуганы яңартылды. Якын арада каберенә яңа таш та кую планлаштырыла”, - дип хәбәр итте Нияз хәзрәт.
Ул бүген шулай ук К. Насыйри музее җитәкчесе Раушания Шәфигуллина белән киләчәктә хезмәттәшлек итүне ныгыту хакында фикерләште, бергәләшеп рухи-әхлакый чаралар исемлеге барлады. Ике як якын арада музейда Галимҗан Барудига багышланган түгәрәк өстәл оештыру хакында да килеште дип хәбәр итәләр мөфтияттән.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Җомга мөбәрак булсын, хөрмәтле дин кардәшләр! Иң зур байлык – иман
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән