Бүген исә без, мөселманнар, кызу канлыга әйләндек, теләсә кайсы очракны сәбәп итеп кызып китәргә әзербез. Нәтиҗәдә, безнең кызулыкны безгә каршы кулланалар да. Америкада Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с. г. в.) кагылышлы бәхәсле фильмның чыгуы – финанс-сәяси даирәдәге билгеле берәүләрнең үз мәнфәгатьләренә ирешер өчен алдан уйланылган коткысы, мөгаен. Бәлки Президент Обаманы башкага алыштыру вакыты җиткәндер, ә бәлки бүтән сәбәпләр шундый фильм әзерләүгә этәргәндер?! Әйтик, ни өчен бу фильм ике ай дәвамында (интернетта киң таралган "Ютуб” чыганагында) беркемнең дә игътибарын җәлеп итмәгән соң? Ни сәбәпле анда тавыш өстенә тавыш яздырылган?
Фильм төшерүчеләрнең төп максаты мөселманнар хәтерен калдыру булса да, нигә алар белән заманча, судка биреп эш итмәскә, гафу үтенүләрен сорап, рухи зыян өчен компенсация сорамаска? Әгәр дә алар бер тапкыр булса да үз гамәлләре өчен акча түләсәләр, башка вакытта бүтәннәр өчен бу сабак булыр иде.
Чыганак: Думрт.ру"

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры