Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфтиятнең Президиум утырышы нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуы уза.
Анда ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкаручы Илдус Фәизов Президиум әгъзаларын 31 гыйнвардан 10 мартка кадәр башкарылган эш нәтиҗәләре белән таныштырачак. Очрашуда катнашучылар ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең II пленумын уздыру вакытын билгеләячәк.
Пленумда мөфтилеккә кандидатлар игълан ителәчәк. Шулай ук пленум эшенең, мөфти вазифасына дәгъва итүчеләрнең гариза бирү тәртибе расланачак. Моннан тыш, Президиум әгъзалары Татарстан мөфтиятенең алга таба эшчәнлеге турында фикер алышачак, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.