Бу көннәрдә ТР Министрлар Кабинетында ТР премьер-министры Илдар Халиков татар телен укыту методологиясен камилләштерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзил Вәлиев, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, югары уку йортлары ректорлары, татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре һәм уку-укыту методикасы авторлары, мәктәп директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов үзенең чыгышында милли мәгариф системасын үстерү баскычларын, татар теле һәм әдәбиятын укыту проблемалары, аларны чишү юллары турында сөйләде. Республикада татар теленә кызыксыну уятачак укыту методикасы булырга тиеш. Премьер-министр Илдар Халиков бу эшне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләде дип хәбәр итә www.intertat.ru.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры