Төркиядә беренче хатын-кызлар партиясе оеша. Ул сәясәттә хатын-кызлар һәм ирләрнең тигезлеге өчен көрәшәчәк. Яңа партия вәкилләре киләсе җәйдә Төркиядә узачак парламент сайлауларында катнашырга ниятли. Оештыру комитеты җитәкчесе Бенал Язан сүзләренә караганда, 12 июндә Төркиядә узачак әлеге сайлауларда партиядән ким дигәндә ике бәйсез кандидатура катнашачак.
Россиянең «Новости» агентлыгы хәбәренә караганда, әлеге фирка «Хатын-кызлар партиясе» дип аталачак. «Сәяси партия буларак без илнең мәнфәгатьләренә кагылучы барлык мәсьәләләр белән дә кызыксыначакбыз. Шул ук вакытта без җитәкчелеккә әлеге проблемаларга хатын-кызлар карашын җиткерергә телибез», диде «CNN-Turk» телекомпаниясенә партияне оештыру комитеты башлыгы. Аның сүзләренә караганда, Төркиядәге беренче хатын-кызлар партиясен оештыру эшләре инде бер ел дәвам итә.
Хатын-кыз кандидатларны әзерләү һәм яклау буенча иҗтимагый оешма мәгълүматларына караганда, Төркиянең закон чыгару җыенында хатын-кызлар нибары 9% депутатны гына тәшкил итә. Ә бит алга киткән Европа илләрендә бу күрсәткеч уртача 40%ка тигез. Төркиянең мәҗлесендәге 550 депутатның нибары 48 генә — хатын-кызлар. Барлыгы Төркиядә исә 36,6 миллион хатын-кыз яши.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.