Рамзан Әхмәт улы икенче мәртәбә Чечен Республикасының Президенты итеп билгеләнде. Бу республика парламенты депутатлары тарафыннан чираттан тыш уздырылган утырышта бертавыштан кабул ителгән карар. Р. Әхмәт улы утырыш залына парламент спикеры Дукувахи Абдрахман, Шура рәисе Алимов Хож-Әхмәд Кадыйров һәм мөфти Солтан Мирзаев белән керде.
Чечен Республиксы Башлыгының һәм Хөкүмәтенең матбугат хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, ачык сайлау үткәрелде һәм нәтиҗәләрне парламент спикеры Д.Абдрахманов игълан итте. Алга таба Хож-Әхмәд Кадыйров дога укыды. Р. Әхмәт улы бу вазифада иң элек халыкның иминлеген, тынычлыгын, кеше хакларын ныгыту, шулай ук җәмгыятьтә гаделлекне саклап калу турында кайгыртачагын билгеләп үтте.
«Миңа ышаныч белдергән өчен партия һәм Президентка зур рәхмәтемне җиткерәм. Чечен Республикасы элек тә, бүгенге көндә дә Рәсәйнең бер өлеше булып тора һәм аның халкы — Рәсәйне сакларга әзер. Бу шулай булды һәм алга таба да шулай булып калачак, без беренче Президент Әхмәд-Хаҗи Кадыйров башлаган эшне дәвам итәчәкбез», — дип чыгышын тәмамлады Р. Кадыйров. Искә төшереп үтик, агымдагы елның 28 февралендә Рәсәй Президенты Д. Медведев республика парламентына Р. Кадыйров кандидатурасын тәкъдим иткән иде инде. Төбәк җитәкчесенең вәкаләте 5 елны тәшкил итә.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.