25 февральдә ТҖ МДН рәисе вазифаларын үтәүче Илдус хәзрәт Фәизов эш визиты белән Түбән Кама каласына сәфәр кылды. Аны ТҖ МДНнең беркетмә бүлеге җитәкчесе Илшат Насыйбуллин озатып йөрде.
Илдус хәзрәтнең визиты шәһәрнең үзәк мәчетен караудан башланды. Биредә аны Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин кабул итте. Илдус хәзрәт Түбән Камада җомга намазына имамлык кылды. Аннары ул мәхәллә халкы белән аралашты.
Мөфти вазифаларын үтәүче Илдус хәзрәт район үзәгендә төзелеп килүче икенче мәчетне, мәдрәсәне карады. Шунысын да әйтеп узу мәслихәт: бу калада әлегә кадәр бер генә гыйбадәтханә бар иде. Аннары икенче мәчеткә ихтыяҗ туды.
Визиты ахырында Илдус хәзрәт Түбән Кама районы һәм каласы башлыгы Айдар Метшин белән очрашып сөйләште. Алар бу төбәктә ислам динен үстерү, мәчет-мәдрәсәләр төзү, кыскасы, рухи-әхлакый мәсьәләләр хакында гәпләштеләр дип хәбәр итте ТҖ МДНнең матбугат хезмәте әһелләре.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.