Мөхтәрәм Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) туган аенда Россия Мөфтиләре Шурасында ветеран мөселманнарны котладылар.
«Балаларыгыз, оныкларыгыз һәм торыннарыгыз янында без Сезгә озын-озак гомерләр телибез. Сез безгә кирәк. Сез -буыннарны бәйләп торучы җеп. Үзегезнең үрнәгегездә яшь буынны ватанпәрвәрлек, ватанга ихлас мәхәббәт рухында тәрбиялисез. Ә мондый тәрбиядән башка «Ватан» төшенчәсен саклау мөмкин түгел»,-дип мөрәҗәгать итте ветераннарга Россия Мөфтиләре Шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин.
Ветераннарга бу көнне бүләкләр тапшырылды. Алар чәй табыны янында үзләренә хөрмәт һәм ихтирам күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр. Шулай ук аларны Мәскәүнең Тарихи мәчете имамы Хәсән хәзрәт, полковник Әнвәр Чанышев һәм башкалар тәбрик итте, дип ирештерде muslim.ru агентлыгы.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры