Күренекле татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла «Татарстан-Яңа Гасыр» телекомпаниясенең «Нәсыйхәт» тапшыруында атна саен үзенең сәхифәсен алып барачак.
18 февральдән башлап, һәр җомгада Рабит Батулла 5 минут эчендә тамашачыга Коръән һәм ислам могҗизалары турында сөйләячәк.
Язучы Рабит Батулла -Коръәннең татарчага аңлатмалы тәрҗемәсен кылган кеше. Ул күп кенә фәнни ачышларның мөселманнарның изге китабы ярдәмендә эшләнгәнен яхшы белә. Батулла дин белән фән бер-берсенә каршы килми, киресенчә, алар үзара тыгыз бәйләнгән һәм бер-берсенә булыша, дип исәпли.
«Нәсыйхәт» тапшыруы-ислам кануннары һәм тарихы турында күп мәгълүмат бирә торган программа. Ул «Татарстан-Яңа Гасыр» (ТНВ) телеканалында һәр атнаның җомгасында 11 сәгать 30 минутта эфирга чыга, дип хәбәр итә Ислам порталы.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.