«Әл-Җәзирә»дән алынган хәбәрләргә караганда, Ливиядәге Муаммар Каддафи яклы көчләр аның хакимлеген саклап калу өчен канлы көрәшне дәвам итә. Илнең гражданнары Триполиның төрле урынында, башка калаларда автоматтан ату авазларын ишетүләре турында әйтәләр. Һиндстанның элекке илчесе һәм бүтән кешеләр исә бу илдә хәтта ризасызларны авиатехника белән бастырулары хакында белдерәләр.
Кайбер хәбәрләрдән күренгәнчә, Ливиянең башкаласында һәм илнең төньягында инде икенче атнасын дәвам итүче канлы бәрелешләрдә 300гә якын кеше һәлак булган.
Триполида яшәүчеләрнең «Әл-Җәзирә»гә хәбәр итүләренчә, сишәмбедә реактив очкычлар шәһәрнең кайбер өлешләренә бомбалар ташлаганнар. Аларның сүзләренчә, ялланган хәрбиләр калада яшәүчеләргә утлы коралдан атканнар. Узган дүшәмбедә башкалада аз дигәндә 61 кеше һәлак булган.
Шаһитләрнең сөйләвенчә, Каддафига каршы көчләр полициягә, хөкүмәт йортларына, дәүләт телевидениесенә һөҗүмнәр оештырганнар.
Ливиянең икенче каласы булган Бенгази хәзер оппозиция кулына күчкән. Бу хәл армиянең каршы якка күчүеннән соң барлыкка килгән.
БМОның генераль секретаре Пан Ги Мун Африка иленең рәсми хакимиятен кан коюны туктатырга чакырган. Аның сүзләренчә, бүген-22 февральдә БМОның Ливиядәге гадәттән тыш хәлгә багышланган утырышы уздырыла. Ул ябык ишекләр артында була.
Алдагы көндә БМО каршындагы Ливия делегациясе Каддафины үз вазифасыннан китәргә өндәде. Алар әгәр полковник хакимлекне үз теләге белән бирмәсә, аны бәреп төшерәчәкләре турында белдерделәр.
Бүген иртән М. Каддафи дәүләт телевидениесендә чыгыш ясады. «Мин Венесуэлага китмәвемне, Триполида калуымны күрсәтергә телим»,-дигән ул.
Тик шунысы гына аңлашылмый: мөселман илләрендәге чулышлар кемгә кирәк һәм алардан нинди көчләр файда күрә?

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.