Алар Россия студентлары бакалавриатта, магистратурада һәм докторантурада белем алсын өчен 25 стипендия бирергә, ислам финанслары буенча эшли торган икътисадчыларга квалификация күтәрү курслары оештырырга, студентлар алмашырга әзер.
Узган җомгада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Индонезия Республикасы Илчелеге консулы Аджи Сурия һәм Илчелекнең өченче секретаре Енджай Диана булды.
Аларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәизов һәм мөфтият вәкилләре кабул итте. Илдус хәзрәт кунакларга Татарстанда соңгы елларда ислам үсеше, белем бирү системасы турында сөйләде. Ул Индонезия мөселманнары белән дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту зарурлыгын билгеләп үтте.
Индонезия вәкилләре, Татарстанга эш сәфәренең максатлары турында сөйләп, үз республикаларының ике ил мөселманнары арасындагы элемтәләрне үстерүгә юнәлтелгән чаралар уздырырга җыенуларын әйтте. Алар, Россия студентлары бакалавриатта, магистратурада һәм докторантурада белем алсын өчен, 25 стипендия бирергә, ислам финанслары буенча эшли торган икътисадчыларга квалификация күтәрү курслары оештырырга, студентлар алмашырга әзер.
Бу очрашуда шулай ук Казанда июнь аенда Индонезия һәм Татарстанның дин әһелләре катнашында конференция оештыру турында сөйләштеләр, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.