Әлеге каналда имамнар һәм теологлар тамашачыларга традицион Ислам нигезләре турында сөйләячәк
Россиядә, сынап карау максатыннан, Россия мөфтиләр советы инициативасы белән, беренче мөселман телеканалы эшли башлады. Әлеге каналда имамнар һәм теологлар тамашачыларга традицион Ислам нигезләре турында сөйләячәк.
Россия мөфтиләр советының рәсми сайты хәбәр иткәнчә, Россия мөселманнарының рухи лидеры Равил Гайнетдин яңа телеканалның эш перспективалары турында РФ Президентының Эчке сәясәт буенча идарә башлыгы урынбасары Иван Демидов белән сөйләшкән.
Равил Гайнетдин билгеләп үткәнчә, Россиянең мөселман җәмәгате, иң беренче чиратта, ислам динен тотучыларның Россия үсешенә керткән өлешен ачыклау һәм мөселманнарны илне яңартып кору һәм үсеш процессларына актив рәвештә җәлеп итү өлкәсендә бурычларны хәл итәргә кирәк.
Иван Демидов Президент Администрациясе исеменнән Россиядә динара һәм милләтара тынычлыкка ирешү юлында мөселман җәмгыятен, җәмгыятьнең барлык уңай көчләрен берләштерүнең мөһимлеген хуплады.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.